Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын уздыру турында фәрман чыгарды


Уфаның 450 еллык юбилее 2024 елда узачак.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Уфаның 450 еллыгын билгеләүгә әзерлек турында фәрман имзалаган. Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күрде.

Документтан күренүенчә, Уфа юбилеена әзерлекне оештыру комитетына Радий Хәбиров, премьер-министр Андрей Назаров, республика башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин — барлыгы 42 түрә кергән.

Оештыру комитеты Уфа хакимияте белән берлектә Башкортстан башкаласының 450 еллыгын үткәрүгә бәйле чаралар планын әзерләргә һәм расларга тиеш.

Рәсми тарихка караганда, Уфага 1574 елда Агыйдел белән Каридел елгасы кушылган урында тау башында нигез салына. Ул урында хәзер Беренче май мәйданы урнашкан, Дуслык монументы тора. Шәһәрнең гомум мәйданы 1,2 гектар, диварының озынлыгы 440 метр чамасы булган. Башта шәһәр Торатау, ә имән диварлар белән уратып алынгач, Имәнкала дип аталган. 1586 елдан Уфа калгасы дип атала башлый.

Шул ук вакытта 2000 еллар башында Уфаның рәсми аталучы яшеннән күпкә борынгырак шәһәр булуын исбат итү юнәлешендәге эшләр дә активлашып алды. 2004 елда Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән дигән нәтиҗәгә килде. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имәнкала дигән шәһәр торган.

Соңрак Башкорт галиме Нияз Мәҗитов ул вакыттагы Башкортстан президентны Рөстәм Хәмитовка борынгы шәһәрчек булуы фаразланган җирдән килеп чыккан табылдыкларны күрсәтеп, Уфага "кимендә 1,5 мең ел" дип әйткән иде. Әмма Уфаның борынгырак булуы исбатланып бетмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG