Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа Казаннан борынгырак икәнен исбатламакчы


Соңгы биш-алты ел дәвамында Уфада археологик казыну эшләре дәвам итә
Соңгы биш-алты ел дәвамында Уфада археологик казыну эшләре дәвам итә

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бүген Уфа үзәгендәге археологлар тикшерү эшләре алып барган урынга килде.

Башкорт галиме Нияз Мәҗитов президентны биредә борынгы шәһәрчек булуы фаразланган җирдән килеп чыккан табылдыклар белән таныштырды. Хәмитов Нияз Мәҗитовка, бу шәһәрчеккә ничә яшь булырга мөмкин, дигән сорау бирде.

"Кимендә 1,5 мең ел", дип җаваплады Н. Мәҗитов.

Рөстәм Хәмитов моңа ихлас гаҗәпләнүен белдерде һәм, Уфа шәһәренең әле әйтелә килгән яшеннән 1 мең елга борынгырак булуын исбатлар өчен, галимнәр тагын да кире кагылмас дәлилләр китерсә, "без аның шулай икәнен рәсми раслату өчен, дәүләт дәрәҗәсендә эш алып барачакбыз", дип ышандырды. Әлегә биредә музей булдырырга кирәк, дип белдерде Р.Хәмитов.

Уфаның Пушкин урамы белән Салават Юлаев проспекты киселешендәге урында археологлар тикшерү эшләре алып барган шушы урын, берничә ел элек, башкала хакимияте рөхсәте белән, төзүчеләргә яңа йортлар төзү өчен бирелгән булган.

Анда төзүчеләр үз эшләрен киң җәелдерә башлагач, башкорт милли оешмалары, моңа ризасызлык белдереп, хәтта пикетлар да оештырды. Алар республика җитәкчелеген биредә төзелеш эшләре алып баруны тыярга чакырды.

Уфаның рәсми аталучы яшеннән күпкә борынгырак шәһәр булуын исбат итү юнәлешендәге эшләр соңгы биш-алты ел буе дәвам итә. Өч ел элек хәтта Уфада алып барылган казыну эшләре җирендә төрле төбәкләрдән килгән галимнәр төркеме – экспертлар да эшләде. Алар шундый нәтиҗәгә килде – биредә IV гасырда ук зур шәһәр булган икән. Археология белгечләре фикеренчә, бу тирәдә IV-XVI гасырларда Имән кала дигән шәһәр торган.
Фаяз Хуҗин

Шул белгечләр арасында Казанның 1000 еллыгын раслауга зур өлешен керткән күренекле татар галиме Фаяз Хуҗин да бар иде. Ул да, башка галимнәр белән бергә, Уфада тикшеренү эшләре алып барылган җирдә бай тарихлы шәһәр булганлыгын раслый, дип хәбәр ителде Башкортстан рәсми басмаларында.

"Уфага -- 1500 ел тирәсе", дигән мәгълүмат бирелде ул чакта. Әмма, шул хәбәрләр таралу белән бер атна үтүгә, Фаяз Хуҗин үзенең андый сүзләр әйтүен кире какты. “Уфа шәһәре урынында кешеләр электән дә яшәгән, ләкин шәһәр буларак ул шактый соңрак таныла башлаган. Һәм анда нәкъ менә башкортлар яшәгән икән дигән сүз түгел әле бу”, диде Казан галиме.

Соңгы берничә елда, Уфаның Казаннан да борынгырак шәһәр булуын исбат итү өчен, максатчан эш башланып китте Башкортстанда. Башкорт галиме Нияз Мәҗитов Уфада алып барылган археологик тикшеренүләр урынында, журналистлар өчен матбугат очрашулары да оештырды. Казыну эшләре алып барылган җирдә, ачык һавада үткән ул очрашуларда Нияз Мәҗитов үзләренең сенсация дәрәҗәсендәге яңа ачышлары хакында бәян иткән иде.

“Безнең Уфа үзәгендәге казыну эшләре барышындагы яңа табышларыбыз Уфаның бик борынгы шәһәр булуына өстәмә дәлилләр китерде. Уфага 1 мең елдан да элегрәк нигез салынган булуы хакында яңа мәгълүмат өстәлә тора. Без әле казыган урыннарда борынгы чордагы алтын, көмеш әйберләр дә, башка табылдыклар да килеп чыкты”, дигән иде ул чакта Нияз Мәҗитов.

Мәгълүм ки, алты ел чамасы элек рәсми төстә Уфаның 430 еллык юбилее билгеләнгән иде. Әмма башкорт галимнәре фикеренчә, Уфага кимендә 1 мең ел бар. Ә профессор, Нияз Мәҗитов Уфага хәтта 1,5-2 мең ел да булырга мөмкин дип белдерә.

Башкортстан хакимияте дә Уфаның борынгы шәһәр булуын исбат итүгә кызыксыну белдерә. Узган елда гына да Уфада археология тикшеренүләре алып бару өчен, Башкортстан хөкүмәте 10 миллионнан артык сум акча бүлгән иде. Быел күпме акча күчерелүе хакында әлегә мәгълүмат юк.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов Уфаның борынгырак шәһәр булуын исбатлау омтылышларына битарафлык күрсәтә иде. Ә менә яңа президент Рөстәм Хәмитовның борынгы шәһәрчек урынына килеп зур кызыксыну күрсәтүе башкорт галимнәрен зур эшләргә дәртләндереп җибәрер, мөгаен. Шулай итеп, һәрнәрсәдә Казан белән ярышырга яратучы Уфа хәзер үзенең борынгылыгын исбат итеп өстен чыкмакчы.
XS
SM
MD
LG