Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның борынгылыгын исбат итә алырлармы?


Уфа шәһәренең борынгылыгын исбатлау өчен тырышлыклар дәвам итә. Бу мәсьәләдә башкорт галимнәре генә түгел, ә башкорт телендәге матбугат басмалары да активлык күрсәтә. Хәзерге Уфа урынында 1 мең ярым ел элек үк Башкорт дигән шәһәргә нигез салынган дигән сүзләрне соңгы арада еш куерта башладылар. Галим Нияз Мәҗитов бу эшкә хәтта чит төбәкләрдәге галимнәрне дә җәлеп итте. Эксперт комиссиясе дигән төркем төзеп, Уфа урынында чынлап та борынгы шәһәр булган дигән нәтиҗә дә чыгарып куйдылар. Бу комиссиягә Казандагы күренекле археолог галим Фаяз Хуҗин да чакырылган иде. Комиссия эше йомгаклары бәян ителгән беркетмәгә ул да кул куйган. Әмма соңыннан Фаяз әфәнде Башкорт дигән шәһәр булмаган дип белдерүләр ясады.

Бу мәсьәләне башкорт матбугат басмалары да куерта дигәнгә мисаллар көн саен диярлек булып тора. Менә “Башкортстан” гәзите дә үзенең 31 август санында бу темага тагын кагылды. “Уйдырма һәм чынбарлык” дигән баш астында бу гәзит “Күршеләр сискәнде” дигән мәкалә бастырды. Усманов атлы автор үз язмасында Татарстандагы галимнәрнең Уфаның борынгылыгы мәсьәләсенә мөнәсәбәтенә карашын белдерә. Казан галимнәре Уфаның 1 мең ярым еллыгыннан көнләшә башлады, шуңа да алар бу фаразга көлеп карыйлар, дип рәнҗүен белдерә мәкалә авторы.

Башкортстанның үзендә дә Уфа урынында борынгы шәһәр булуына караш төрлечә, билгеле. Башкорт галимнәре бу урында чын башкорт шәһәре булган, башкортлар яшәгән, дип ышандырырга тырышса, башка милләтләр вәкилләре исә моңа шик белдерә. Ничек инде утрак тормышта яшәмәгән күчмә тормыш алып барган башкортлар шәһәр төзесен, дигән сорау бирә алар. Әлбәттә, бу урында кечкенә шәһәрлек тә булгандыр, анда кешеләр дә яшәгәндер. Әмма аларның кайсы милләттән булуларын хәзер беркем дә анык кына дәлилли алмас кебек. Кыскасы, бу мәсьәләнең озак елларга бәхәс темасы булуы бар.

XS
SM
MD
LG