Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агентларның" тагын бер реестры төзеләчәк


Яңа исемлеккә чит ил чыганакларыннан акча алучы һәм хакимиятләр фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып баручы теркәлмәгән һәм юридик зат булдырмаган иҗтимагый оешмалар кертеләчәк.

Русия юстиция министрлыгы "ят агент" сәүдәгә корылмаган оешмалар һәм матбугат чаралары ресстрларына өстәп тагын бер реестр төзергә җыена.

Яңа исемлеккә чит ил чыганакларыннан акча алучы һәм хакимиятләр фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып баручы теркәлмәгән һәм юридик зат булдырмаган иҗтимагый оешмалар кертеләчәк. Мондый оешмаларны "ят агент" дип танырга узган ел ахырына кабул ителгән канун мөмкинлек бирә. Әлегә бер оешма да "ят агент" дип танылмаган.

Иҗтимагый экспертиза порталында юстиция министрлыгын "ят агент" иҗтимагый оешмалар һәм "ят агент" физик затлар реестрын алып бару вәкаләтләрен бирүче президент фәрманы өлгесе урнаштырылган.

Шул ук вакытта "ят агент" матбугат чарасы дип танылган физик затлар аерым реестрга кертелә. Андыйлар Русиядә әлегә биш кеше. Аларның өчесе Радио Свобода белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Радио Свобода үзе һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең берничә проектын, шул исәптән Азатлык Радиосын Русия хакимиятләре "ят агент-матбугат чаралары" исемлегенә кертте.

Күптән түгел кабул ителгән канунга ярашлы, физик затлар һәм теркәлмәгән иҗтимагый оешмалар үзләре юстиция министрлыгына без "ят агент" дип хәбәр итәргә тиеш. Канун таләпләре берничә тапкыр бозылган очракта җинаять эше ачылырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG