Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан экспорты соңгы алты елда иң түбән күрсәткечкә төшкән


2015 елда экспорт 1,5 млрд долларга күбрәк булган.

Соңгы алты елда Татарстанның тышкы сәүдә күрсәткече иң түбән күрсәткечкә төшкән. Бу хакта бүген Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов министрлыкның еллык киңәшмәсендә белдерде.

Аерым алганда, Татарстанның чит илләргә тауар сатуы 2015 елгы күрсәткеченнән дә түбәнрәк. Ул вакытта республиканың тышкы сәүдә күләме 10,26 млрд доллар тәшкил иткән. 2018 елда бу күрсәткеч 15,5 млрд долларга җиткән була.

"Кызганыч, соңгы ике елда Татарстанның экспорты кими бара. Ул 8,7 млрд доллар тәшкил итте. Чимал булмаган экспорт 1,5 млрд долларга төште. Мондый нәтиҗәләр безне канәгатьләндерми. Русия экспорты да ике ел эчендән 450 млрд доллардан 336 млрдка кимеде. Бу ковид, дөнья базары төшүенә дә бәйле. Ләкин без үсеш тәэмин итәргә тиеш", диде министр.

Пандемия сәбәпле оешмаларның бурычлары да арткан. Әҗәтләрнең күпчелегенә эшмәкәрләргә карый.

"Гомум бурычлар күләме 1,6 млрд сум тәшкил итә. Эшли торган оешмаларның бурычы да 660 млн сумга җитте. Зур һәм урта ширкәтләрнең өлеше өч проценттан да артмый. Ләкин Казан, Чаллы, Түбән Камада баланс комиссияләре белән эшне көчәйтергә һәм эшмәкәрләр бурычын киметү турында уйларга кирәк", диде Альберт Кәримов.

Татарстан президенты да сәнәгать өлкәсендә бурычлар җыелуына борчылуын белдерде.

"Бу бурыч кына түгел, әлеге сәнәгать оешмалары бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Ә бу эш урыннары дигән сүз", диде Рөстәм Миңнеханов.

Узган ел Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 3,6 процентка кимегән. Ул 2018 елгы күрсәткечтән дә азрак санны тәшкил иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG