Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яровая ветераннарны түбәнсеткән өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә


Ирина Яровая
Ирина Яровая

"Бердәм Русия" депутатлары Русия думасына Икенче дөнья сугышы ветераннарын рәнҗеткән өчен җинаять җаваплылыгы кертү турында канун тәкъдим итте.

Ветераннар турында күрәләтә ялган мәгълүмат тарату, аларның намусларын һәм абруйларын кимсетү, ватанны яклаучылар турында хатирәне мыскыллау нацизмны реабилитацияләүгә тиңләнергә тиеш дип белдергән канун өлгесе авторларының берсе, Русия думасы вице-спикеры Ирина Яровая.

Бу үзгәрешләрне тәкъдим итүчеләр арасында Думаның Саклану комитеты рәисе Владимир Шаманов һәм Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн да бар.
Үзгәрешләр тарихи Хәтер турында канун өлгесенең икенче укылышына кертелгән. Бу канун өлгесендә Русия Конституциясенә былтыр кертелгән үзгәрешләр чагылыш тапкан.

"Нацизмны реабилитацияләү" маддәсе хәзерге редакциясендә, мәсәлән, "Икенче дөнья сугышы чорында СССР гамәлләре турында күрәләтә ялган мәгълүмат тарату" өчен 5 елга кадәр төрмә җәзасы бирүне күздә тота. Шулай ук "Русия хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында җәмгыятькә ачыктан-ачык хөрмәтсезлек белдерә торган мәгълүмат тарату" да тыела.

Үз инициативасына ачыклык кертеп, Яровая хәзерге вакытта ветераннар намусын һәм абруен рәнҗеткән өчен бернинди бә җаваплылык каралмаган, һәм бу ветеранны рәнҗетүдә демонстратив рәвештә кулланылды дигән.
Яровая беркемне атап әйтмәсә дә, узган шимбәдә каралган, Алексей Навальный гаепле дип табылган мәхкәмә эше турында сүз бара булса кирәк. Конституциягә үзгәрешләр кертүне яклаган роликта катнашучылар төркемен "ялагайлар", "намуссыз кешеләр", "хыянәтчеләр" дип атаган өчен дип Навальныйны Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменкога яла ягуда гаепләделәр. Бу роликта төшүчеләр арасында Артеменко да булган.

Навальный үзе дә, аның адвокаты да, эксперт-лингвист та ул Артеменко турында бернинди дә мәгълумат таратмаган, һәм бу сүзләр аның бәяләмәсе генә булып тора, дип белдерде. Ләкин мәхкәмә Навальный нәкъ менә ветеранга яла яккан дип тапты һәм аны 850 мең сум штраф җәзасына хөкем итте. Мәхкәмә исә Навальныйга хөкем карары чыгарганда, бу ветеран Ватанга хыянәте өчен хөкем ителмәгән, димәк, хыянәтче булмаган дип белдерде.

Икенче дөнья сугышы 75 ел элек тәмамланды, аның иң яшь ветераннарына хәзер 90 яшь тирәсе. Фронтта сугышкан ветераннар саны 2019 елда Русиядә 75 мең тирәсе иде. Сугышта катнашмаса да, ветеран статусы йөртүчеләр аннан күбрәк. Монда беренче чиратта тыл хезмәткәрләре турында сүз бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG