Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ветеранга яла ягу эше нигезендә Навальныйга 850 мең сум күләмендә штраф салынды


Гаепләү ягы аңа 950 мең сум күләмендә штраф сораган иде.

Мәскәүнең Бабушкинский районы мәхкәмәсе сугыш ветераны Игнат Артеменкога яла ягу эшендә сәясәтче Алексей Навальныйны гаепле дип таныды. Навальный 850 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Гаепләү ягы Навальныйга 950 мең сум күләмендә штраф сораган иде. Яла ягу турында маддә нигезендә иң зур штраф 1 миллион сум була ала. Яклау ягы сәясәтчене гаепсез дип табарга сораган иде.

Оппозиция сәясәтчесе Конституциягә үзгәрешләрне яклап агитация видеосында төшкән Икенче дөнья сугышы ветераны, 95 яшьлек Игнат Артеменконың намусын һәм абруен төшерүче ялган мәгълүмат таратуда гаепләнде. Әлеге эш былтыр июнь урталарында ачылды. Навальный гаебен танымады һәм эзәрлекләү сәясәткә корылган дип белдерде.

Моңарчы 20 февраль көнне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе сәясәтченең шартлы хөкемен колония хөкеменә алыштыруны кануни дип тапты. 2014 елгы "Ив Роше" эше нигезендә әлеге карарны Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

17 гыйнвар Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG