Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Навальныйны колониягә җибәрүне кануни дип таныды


Алексей Навальный Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә.
Алексей Навальный Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйның колония мөддәтен нибары өч айга киметте.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның шартлы хөкемен, колониягә хөкеменә алыштыруны кануни дип тапты. 2014 елгы "Ив Роше" эше нигезендә әлеге карарны Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе чыгарган иде.

Шулай да Мәскәү мәхкәмәсе Навальныйның ай ярым тирәсе йорт сагында, бер ай тикшерү изоляторында утыруны исәпкә алды. Оппозиционер колониядә 2,5 ел ярым утырачак, Симоново мәхкәмәсе 2,8 ел дип чыгарган иде.

2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш диелде.

17 гыйнварда Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.

Навальныйны яклаучылар әлеге эш сәясиләштерелгән дип белдерә. 2017 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Ив Роше" эше нигезендә беренче хөкем карары 2014 елда Навальныйның хокукларын бозып чыгарылган дип таныды. Аңа компенсация дә түләнде. Ләкин Русиянең Югары мәхкәмәсе хөкем карарын кануни дип тапты һәм аны үзгәртмәде.

Шимбә Мәскәүнең Бабушкинский районы мәхкәмәсендә Навальный катышында тагын бер мәхкәмә утырышы планлаштырылган. Оппозиция сәясәтчесе Конституция үзгәрешләрен яклап агитация видеосына төшкән 95 яшьлек Икенче дөнья сугышы ветераны Игнат Артеменконың намусын һәм абруен төшерүче ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. Җәмәгать хөкемдары бүген карар чыгарырга мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG