Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елда Башкортстанда эшмәкәрләр 4 меңгә кимегән


2020 елда республикада урта һәм кече эшмәкәрләр саны шактый кимегән.

Башкортстан Эшмәкәрлек дәүләт комитеты утырышында әйтелгән мәгълүматларга караганда, 2019 елда республикада урта һәм кече эшмәкәрлек субьектлары саны 126,6 мең булса, 2020 елда 122 меңгә калган. Бу турыда UfaTime.ru яза.

Кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр саны исә, хосусый эшмәкәрләрне дә кертеп исәпләгәндә, киресенчә арткан. 2019 елда андыйлар саны 401,7 мең булса, 2020 елда 2020 меңгә җиткән. Шулай ук кече эшмәкәрләрдән тауар һәм хезмәтләрне еллык сатып алу проценты 2019 елдагы 33 проценттан 2020 елда 36 процентка күтәрелгән.

Ай башында Idel.Реалии Башкортстанда 2020 елда 75 җәмәгать туклануы урыны ябылуын хәбәр иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG