Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хезмәт министрлыгы һөнәри осталыкны арттыру курсларын пенсия стажына кертергә тәкъдим итә


Хезмәткәргә һөнәрен башкару өчен зарури булган укулар эш елларына кертеп исәпләнәчәк.

Русия хезмәт министрлыгы пенсиягә иртәрәк чыгарга рөхсәт ителә торган һөнәрләр һәм вазифалар исемлегенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Бу турыда министрлык Русия хөкүмәте өчен карар өлгесе әзерләгән дип яза "Российская газета".

Документка ярашлы, хезмәткәрнең билгеле бер төр эшчәнлеген башкару өчен осталыгын арттыру курсларында укырга туры килә икән, бу вакыт аралыгы аның эш стажына кертеп каралачак. Уку вакытында хезмәткәрнең эш хакы саклана, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминияте фондына акча күчереп бара.

Хәзерге вакытта кайбер төр җитештерүдә һәм оешмаларда эшләүчеләр, кайбер төр һөнәр ияләре, вазифа башкаручылар пенсия яше җиткәнче үк ялга чыгып, дәүләттән пенсия алырга хокуклы. Бу төр һөнәрләргә, мәсәлән, табиблар, укытучылар, җәмәгать транспорты эшчеләре керә. Аларның вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокук бирүче эш стажына эштә булган көннәре, авыру сәбәпле социаяль иминият түләүләре алган көннәре, түләүле ял вакыты да кертелә.
Шул ук вакытта һөнәрен башкару өчен кирәк булган укулар вакыты эш стажына кертеп каралмый, гәрчә эш бирүче бу вакыт аралыгында пенсия иминият фондына бу эшче өчен туләүләрен туктатмый.

Газет язганча, Русиядә хезмәткәрләрнең пенсиягә алдан чыгар өчен шундый укулар вакытын гомуми эш стажына кертеп карауны таләп итеп мәхкәмәгә бирү очраклары арткан. Мәхкәмә гадәттә хезмәткәрләр файдасына карар чыгара диелә.
Хезмәт министрлыгы саннарынча, 2014 елның 1 гыйнварынан 2020 елның 1 октябренә кадәр мәхкәмәләрдә Русия пенсия фондына каршы 244 277 шундый шикаять каралган, аларның 221 906е, ягъни 91 проценты кәнәгатьләндерелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG