Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул һәм Казанда Гаяз Исхакыйны искә алдылар


Истанбулда Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы
Истанбулда Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы

“Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Төркиянең Истанбул шәһәрендә һәм Татарстан башкаласында сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйны искә алды.

23 февральдә төрек һәм татар җәмагатьчелеге вәкилләре Истанбулның Әдирнәкапы зиратындагы кабере янында Гаяз Исхакыйны (1878-1954) догалар укып искә алды. Бу турыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"Искә алуда 20-25 ләп кеше булды. Башта мин төрекчә һәм татарча Гаяз Исхакый турында сөйләдем. Аның тормыш юлын, "Өйгә таба", "Дулкыннар" әсәрләрен аңлаттым. Аннан соң шагыйрь Фәнил Гыйләҗевнең "Кайтмадылар", "Исхакый каберендә" дигән шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп сөйләдем. Шулай ук катнашучылар да Гаяз Исхакый турында үз фикерләрен җиткерделәр, ахырдан аның рухына атап дога кылдык", дип белдерде Азатлыкка Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, бүген Казанда да "Азатлык" татар яшьләре берлегенең бер төркем активисты Гаяз Исхакыйны искә алган. Бу чара Садри Максуди һәйкәле янында узган.

"Ни өчен Садри Максуди һәйкәле? Чөнки Казанда Гаяз Исхакыйны искә алу өчен бер урын да юк. Без Гаяз Исхакыйның дусты, көрәштәше, фикердәше Садри Максуди һәйкәле янында җыелып Исхакыйны искә алу мантыйклы булыр дип күрдек. Без бу һәйкәлне бер үк вакытта имиграция вәкилләренә куелган һәйкәл итеп тә кабул итәбез. Бу чарада да Гаяз Исхакый турында сөйләп, аны догалар белән искә алдылар. Без бер үк вакытта Гаяз Исхакыйга Казанда һәйкәл булмавына игътибар җәлеп итәргә телибез һәм аңа Казанда һәйкәл куюны таләп итәбез", дип белдерде Нәбиуллин.

Казанда Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы
Казанда Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы

Гаяз Исхакый рәсми рәвештә Татарстанга кайткан булуына карамастан, хакимиятләр Гаяз Исхакый исеменнән әле һаман да курка, диде Нәбиуллин.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый

"Гаяз Исхакыйның йөз ел элек язганнары бүген дә актуаль. Ул беркайчан да татарга хыянәт итмәгән. Һәрвакыт татарларның һәм төрки халыкларның хокуклары өчен көрәшкән. Һәм һәрвакыт туры сүзле булган. Бүген дә, кызганыч, аннан куркалар. Ул тиешле дәрәҗәдә әле дә бәяләнмәгән дип саныйбыз. Без бүген бик нык артка чигендек. Татар теле, кызганыч, мотлак укытылмый. Татар иҗтимагый үзәге ябылу алдында тора. Бөтен яклап милли тормышны кысрыклау бара. Ә Исхакый һәрвакыт мондый хокук бозуларга каршы көрәшкән. Бүген Гаяз Исхакыйның милли байрак булып калкып чыгуыннан куркалар", диде "Азатлык" берлеге рәисе.

Наил Нәбиуллин Төркиянең Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә Гаяз Исхакый урамнары булырга тиеш дип саный һәм моның өчен көррәшәчәкләрен, үз максатлары Исхакыйны Төркиядә дә таныту булын әйтте.

Гаяз Исхакый – XX гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган күренекле татар сәясәтчесе һәм язучысы. Исхакый 1919 елда Русиядән чит илгә китәргә мәҗбүр була. Башта Кытайда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада яши. Икенче дөнья сугышы башлангач Төркиягә килә. Чит илләрдә яшәгәндә дә төпле газета-журналлар чыгара, әдәби әсәрләр иҗат итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG