Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан кеше хокуклары вәкиле Казан тоткарлау үзәгендәге җитешсезлекләр булуын раслады


Эчке эшләр министрлыгына тикшерү уздыруны һәм ачыкланган проблемнарны кичекмәстән хәл итүне сорап хат юлланган.

Татарстандагы кеше хокуклары вәкиле идарәсе Казанның Милиция урамындагы махсус тоткарлау үзәгендә кешеләрне ябып тоту кагыйдәләре бозылуын раслады дип хәбәр итә Апология протеста оешмасы.

Камераларда эчәр су булмавы һәм башка кагыйдәләр бозылуы турында Навальныйның Казандагы штабы координаторы, бу үзәктә ун тәүлек утырып чыккан Олег Емельянов белдергән иде.

Кеше хокуклары вәкиле идарәсе хезмәткәрләре әлеге тоткарлау үзәгенә барып андагы шартларны тикшергән. "Шикаять ителгән җитешсезлекләр тикшерү барышында өлешчә расланды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенә тикшерү уздыруны һәм административ нигездә тоткарланган кешеләрнең көнкүрешен тәэмин итүдә ачыкланган җитешсезлекләрне төзәтүне сорап хат юлланды", диелә Татарстандагы кеше хокуклары вәкиле идарәсе җавабында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG