Бүген 24 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсендә прокуратураның Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) эшчәнлеген тыю таләбе карала башлады. Утырышның беренче өлешендә иҗтимагый үзәк вәкиле ТИҮ низамнамәсенә психолого-лингвистик бәяләмәне тәнкыйтьләде.
2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.
Мәхкәмә утырышы башында ТИҮ адвокаты Алексей Златкин оешма низамнамәсенә психолого-лингвистик экспертиза бәяләмә белән килешмәвен белдерде. Мәхкәмәгә бәяләмәне "МСК-Эксперт" белгечләре әзерләгән. Алар ТИҮ үз әгъзаларын милли һәм дини төсмердә каршы тору өчен берләштерә, республиканың федераль үзәктән ныграк бәйсезлек алуы өчен көрәшергә чакыра һәм шундый эшчәнлек алып бара дигән нәтиҗәгә килгән.
Златкин бу бәяләмәдә күп кенә хаталар булуын белдерде. Ул әлеге документны белгеч фантазиясе дип атады һәм аңа рецензия әзерләүне сорады. Аның әйтүенчә, рецензия 15 марттан да иртәрәк булмаячак. Ул шулай ук яңа, бу юлы мәхкәмә бәяләмәсе әзерләүне дә сорады. Хөкемдар аның бу мөрәҗәгатен кабул итүне тарафлар чыгышына кадәр кичектереп торырга булды.
Златкин шулай ук бу эшне караудан ФСБ һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләрен читләштерүне, ТИҮ президиумы әгъзаларын һәм 2019 елгы Хәтер көне митингын оештыручыларны катнаштыруны сорады. Прокуратураның мәхкәмәгә мөрәҗәгатендә әлеге митингтагы чыгышлар да китерелә. Златкинның бу үтенече дә әлегә кабул ителмәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!