Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан премьер-министры хәрби түнтәрелеш омтылышы булуын белдерде


Никол Пашинян
Никол Пашинян

Әрмәнстан хәрби көчләре җитәкчесе Оник Гаспарян премьер-министр Никол Пашинян вазифасыннан китәргә тиеш дип белдергән иде. Шуннан соң Пашинян аның үзен вазифасыннан алды.

Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян илдә хәрби түнтәрелеш ясау омытылышы булды дип белдерде. Ул үзенең тарафдарларын урамга чыгарга чакырды. Пашинян шулай ук Әрмәнстан хәрби көчләре җитәкчесе Оник Гаспарянны вазифасыннан алды. Аңа кадәр гаскәр вәкилләре Баш штаб җитәкчесенең беренче урынбасары Тиран Хачатрянны вазифасыннан төшергән өчен Пашинянның урыныннан китүен таләп иткән иде.

Генерал Хачатрян белән ызгыш Русиянең Әрмәнстанда урнаштырган "Искандер" ракет комплекслары аркасында туды. Пашинян бу коралны файдасыз дип тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, Таулы Карабах сугышы вакытында "Искандер"лар җибәргән ракетлар шартламаган яки аларның бары 10 проценты гына шартлаган. Генерал бу сүзләргә каршы чыкты, һәм шуның өчен вазифасыннан алынды.

Бу вакыйгалардан соң хәрбиләр белдерү белән чыкты. Анда Әрмәнстан хәрби көчләре хөкүмәт тарафыныннан гаскәрнең абруен төшерүче "һөҗүмнәр"енә озак түзде диелә. Хәрбиләр премьерның һәм аның хөкүмәтенең вазифасыннан китүен таләп итә, шул ук вакытта "Уллары Ватанын саклап һәлак булган халыкка каршы көч куллану" булмаска тиеш дип белдерә.

Әлеге белдерүдән соң Ереван урамнарына Пашинянның китүен таләп итүче халык чыкты дип хәбәр итә Интерфакс.

Әрмәнстан оппозициясе Никол Пашинянны Таулы Карабахта җиңелүдә гаепле дип саный. Әрмәнстан, Русия һәм Азәрбайҗан катнашында төзелгән өч яклы килешү нигезендә Таулы Карабахның берничә районы Әрмәнстан кулыннан китте. Пашинянны милли мәнфәгатьләргә хыянәт итүдә гаепләделәр.

Никол Пашинян әлеге килешүнең Ереван өчен начар булуын танып, минем башка чарам юк иде, кеше гомерен саклап калыр өчен һәм Карабахның берничә районын булса да кулда тотып калыр өчен шундый адымга барырга мәҗбүр булдым дип аңлатты.

22 февральдә Ереванда ике сәгатьлек йөреш узды. Оппозиция Әрмәнстан президенты Армен Саргсянны хөкүмәттән килгән бер документны да имзаламаска чакырды. 23 февральдә Ереванда Пашинян китүен таләп иткән чарада 60 тан артык кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG