Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны яңадан сайлап куюга каршылар саны 2014 елдан бирле иң зур күрсәткечкә җиткән


Каршыларның яртысы Владимир Путин президент урынында артык озак утыра дип саный.

Левада үзәге февральдә уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 41 проценты Владимир Путинның 2024 елдан соң президент булуын теләми. Путинның сайлануын теләмәүчеләрнең яртысы аның бу урынны артык озак биләвен әйткән, ялкытты, пенсиягә чыгарга вакыт дип белдергән. Сигез проценты Путинның китүен теләвен коррупция белән аңлаткан.

Тикшеренүдә 18 яшьтән зуррак 1601 кеше катнашкан.

48 процент респондент Путинның кире сайлануын теләвен әйткән. 2013 елда 45 процент президентның алышынуын теләгән булган, ә Путинның кире сайлануын респондентларның өчтән бере теләгән. 2014 елда Кырым аннексияләнгәч Путин сайлануын теләүчеләр кискен арткан – 58 процент булган, 19 процент кына аның китүен теләвен белдергән булган.

2018 елда хакимият алышынуын теләүчеләр 27 проценка җиткән, 2018 елда 38 процент булган. 2020 елда, Русия конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирүгә кадәр, Путинның сайлануына каршылар 40 процент булган, ә 46 процент аның сайлануын хуплаган.

Путин яңа мөддәткә сайланырга барса, нәрсә эшләячәксез дигән сорауга аның сайлануына каршыларның яртысы "башка намзәт өчен тавыш бирәчәкмен" дип җаваплаган, 30 проценты сайлауларга бармыйм дигән, 7 проценты протест чаралары булса, аларга кушылырга әзерлеген белдергән.

Узган елның гыйнварында Русия президенты конституцияне үзгәртергә тәкъдим итте. Үзгәрешләр арасында президент мөддәтләрен "нульләштерү" дә кертелде. Бу нормага таянып, Путин 2036 алга кадәр президент вазифасында кала ала.

Конституциягә үзгәрешләр июльдә берничә көн дәвамында барган "гомумрусия тавыш бирүе" чарасында хупланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG