Accessibility links

Кайнар хәбәр

FBI АКШ сайлавына тыкшыну белән бәйле русияле өчен 250 мең доллар вәгъдә итә


Константин Килимник (иң сулда) Пол Манафорт һәм башкалар белән, 2006 ел.
Константин Килимник (иң сулда) Пол Манафорт һәм башкалар белән, 2006 ел.

Константин Килимник Русия махсус хезмәтләре өчен эшләүдә гаепләнә.

АКШта тикшерүләр федераль идарәсе (FBI) русияле Константин Килимникны кулга алуга ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен 250 мең доллар бирәчәген белдерде.

Чыгышы белән Украинадан булган Килимник АКШның элекке президенты Дональд Трампның сайлау алды штабы башлыгы Пол Манафортның ярдәмчесе булып эшләгән. 2018 елда АКШ Килимникны мәхкәмә эшенә аяк чалуда гаепләде һәм аны кулга алу өчен федераль ордер чыгарды.

FBI мәгълүматларына караганда, АКШта Килимникның Русия һәм Украина эшмәкәрләре һәм сәясәтчеләре арасында арадашчы булган. Ул Русия күзләү хезмәтләре белән бәйле булуда шикләнелә. Моннан тыш Килимник Украина хөкүмәте кушуы нигезендә АКШта чит дәүләт мәнфәгатьләре өчен лоббизм белән шөгыльләнгән дип фаразлана.

Русиянең АКШтагы президент сайлауга тыкшынуын тикшерүче махсус прокурор Роберт Мюллер тикшерүендә Манафорт төп фигураларның берсе булды. Политтехнолог һәм лоббист 2016 елда берничә ай дәвамында Трампның сайлау алды штабын җитәкләде, әмма тавыш бирүгә кадәр үк вазифасыннан китте. Элегрәк ул Украинада эшләгән, шул исәптән илдән качып китәргә мәҗбүр булган Виктор Януковичка да ул хакимияттә булган чагында хезмәт иткән.

Мюллер тикшерүе нәтиҗәсендә Манафорт Русия тыкшынуына турыдан-туры бәйле булмаган төрле финанс мутлыклары гаепләүләре нигезендә 7,5 елга төрмәгә ябылды. Ул анда ике ел утырганнан соң узган елның декабрендә ул чактагы президент Трамп аны ярлыкады.

Мюллер Килимникны Русия махсус хезмәтләренә эшләүдә гаепләп килә, Килимник моны кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG