Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман эшкуарлары Казанның зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен булдырыр өчен акча җыя башлады


Kazanmall һәм Тандем сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр проекты әзер дип белдерә оештыручылар

Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе (Ассоциация предпринимателей мусульман РФ) Казан сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре булдырыр өчен акча җыя башлады. Оештыручылар сүзләренчә, узган елның октябрь аенда "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылган. Узган декабрь аенда ачылган Kazanmall сәүдә үзәге өчен дә намаз бүлмәсе проекты әзер. "Тандем" һәм "Южный" сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр ачу эше алып барыла.

Әмма, мөселман эшкуарлар сүзләренчә, мондый бүлмәләрне ачу – чыгымлы эш, шуңа күрә алар ярдәм итү үтенече белән халыкка мөрәҗәгать иткән. Бу проектны Мөселман эшкуарлар берләшмәсе "С верой в будущее" хәйрия фонды белән берлектә тормышка ашыра. Проектка ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге хәйрия фондына акча җибәрә ала.

Мөселман эшкуарлар билгеләп үткәнчә, якын арада намаз бүлмәләрен Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә дә ачу күздә тотыла.

Узган елның ноябрендә Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе рәисе Айдар Шаһимәрданов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта Шаһимәрданов мөселман эшмәкәрләр намаз бүлмәләрен әзерләү эшләрен, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә алачак, дип белдерде. Татарстан Президенты бу тәкъдимне хуплады һәм республика мөфтие Камил Сәмигуллинга гыйбадәт бүлмәләре кирәк булган сәүдә үзәкләре исемлеген булдырырга кушты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG