Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары Русия иҗтимагый пулатына балалар өчен татар телле мохит булдыруны сорап хат тапшырды


Татар ата-аналары төркеме конференциясе, 2018 ел
Татар ата-аналары төркеме конференциясе, 2018 ел

Татар ата-аналары төркеме Русия иҗтимагый пулатына мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар телле мохит булдыруны сорап хат тапшырды.

Татар ата-аналары төркеме Русия Иҗтимагый пулатына Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар телендә тәрбия һәм белем бирүне оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. Хатны Татарстан һәм Русия иҗтимагый пулатларының Казанда узган уртак утырышында төркемнең активисты Илсөя Әхмәтгалиева Русия Этнология һәм антропология институты хезмәткәре Владимир Зоринга тапшырган.

"Безгә еш кына балалар туган телне гаиләдә үзләштерергә тиеш дигән сүз ишетергә туры килә. Әмма бүгенге глобальләшү чорында хәтта иң татар телле гаиләләрдә бу мөмкин түгел. Чөнки балаларның күп вакытлары ата-аналары белән түгел, ә урыс телле мохитле балалар бакчаларына йә мәктәпләрдә уза. Алар шушы урыс мохитендә көндәлек сөйләм теленең бөтен терминологиясен үзләштерергә мәҗбүр. Ләкин әгәр дә элек ата-аналарның балалар бакчасын йә мәктәпне сайлаган вакытта, белем бирү һәм тәрбия телен дә сайларга мөмкинчелеге булган булса, бүген Дәүләт хезмәте порталында алар башта мәктәп, соңыннан гына белем һәм тәрбия телен сайлый. Шулай итеп бер сыйныфта урыс телендә дә, татар телендә дә белем алырга теләүче балалар туплана һәм бу мәсьәлә аркасында низаг туа", диелә хатта.

Шуңа бәйле рәвештә ата-аналар муниципаль оешмаларга канун нигезендә тәрбия һәм белем бирү телен билгеләр өчен вәкаләт бирүне сорый, чөнки бу оешмалар урыннарда вәзгыятьне яхшырак белә.

Моннан тыш, ата-аналар татар-инглиз полилингваль югары уку йортлары челтәрен дә булдырыр өчен ярдәм сорый. Бу татар мәктәпләрен тәмамлаган балаларга туган телдә белем алуны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, ди алар.

Ата-аналар шулай ук төрек телен мәктәпләрдә икенче чит тел буларак сайлау мөмкинлеген булдырыр өчен, аны чит телләр исемлегенә кертүне сорый. "Әгәр Русиядә яшәүче халыкларның милләтенә карасак, төрки телле милләтләр вәкилләре гаять зур катлау тәшкил итә. Һәм төрек телен белү әлеге халыклар арасында үзара аңлашу һәм татулык коралы булып хезмәт итә алачак", - ди Татар ата-аналары төркеме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG