Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Азәрбайҗанның Хоҗалы фаҗигасен искә алдылар


Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

Ялгыз пикетта “Татар халкы сезнең белән” шигарен күтәреп чыктылар.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 1992 елда Азәрбайҗанның Хоҗалы фаҗигасен ялгыз пикет белән искә алды. Бу хакта яшьләре оешмасының рәисе Наил Нәбиуллин сөйләде.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге ялгыз пикет белән Хоҗалы вакыйгасының геноцид корбаннарын искә алу көнендә азәрбайҗан халкына теләктәшлеген белдерә. Акциянең максаты - корбаннарны искә алу һәм бу вакыйгага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Җәмгыять моннан дәрес алырга тиеш. Мондый фаҗига беркайчан һәм беркайда кабатланырга тиеш түгел. Без татарлар, төрки дөньяның бер өлеше буларак, кардәш азәрбайҗан халкының кайгысыннан читтә кала алмыйбыз, ди "Азатлык" активисты Фәнил Гыйләҗев.

Наил Нәбиуллин исә, азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәтүне, басым булуына карамастан, дәвам итәчәкләрен әйтте.

"Хоҗала геноциды көнен без 2012 елдан бирле ел саен үткәрәбез. Ләкин узган ел безгә тугандаш азәрбайҗан халкына теләктәшлек күрсәткән өчен басым булды. "Төрки караш" газетында "Азәрбәйҗан, безнең йөрәкләр синең белән" дип язган өчен миңа социаль челтәрләрдә һәм матбугатта чын эзәрлекләү оештырылды. Ләкин басым булуга карамастан, без үз фикеребезне җиткерүне дәвам итәчәкбез", диде Нәбиуллин.

Азәрбайҗан ягы мәгълүматларына караганда, 1992 елның 25 февраленнән 26сына каршы төндә әрмән хәрби көчләре совет гаскәрләре ярдәмендә Хоҗалы шәһәренә һөҗүм итеп күпләп тыныч халыкны үтергән. Баку хәбәр итүенчә, 613 кеше үлгән, алар арасында 63 бала, 106 хатын-кыз, 70 олы кеше булган. 1275 кеше тотык итеп алынган. Аларның 155енең язмышы бүген дә билгесез булып кала.

Хоҗалы вакыйгасы уңаеннан, ел саен 26 февральдә Баку һәм Азәрбайҗанның башка шәһәрләрендә истәлекле чаралар уза һәм бер минутлык тынлык игълан итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG