Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновка төрмә җәзасын йомшартуны сорап петиция башланды


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Аңа 24 ел һәм 6 ай төрмә җәзасы бирелгән иде.

Гаскәрдә сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның төрмә җәзасын йомшартуны сорап петиция башланды. Имза җыючылар аңа карата билгеләнгән 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтүне дә кире кагуны таләп итә. Әлеге петиция Русия президентына, Русия саклану министрына юлланачак. Хәзер аны 120 кеше яклап имза куйган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, әлеге төрмә җәзасы Рамил Шәмсетдиновны тулы тормыштан мәхрүм итә һәм Русия гаскәрендә көчләүне, мыскыллауны аклый.

"Әлеге петиция белән без Рамил Шәмсетдиновка карата мәхкәмә карарын яңадан карауны таләп итәбез. Өлкән лейтенант Д.Пьянков тарафыннан вазифасын арттыруга, мәсхәрәләүгә, караул хезмәтендә өч тәүлек йокларга ирек бирмәүгә, озак психик җәрәхәт ясый торган вәзгыятьтә һәм җинаять кылу вакытына солдатларның аффект халәтендә булуына китергән төп дәлилне исәпкә алып, җәзаның вакытын һәм түләүнең суммасын киметүне сорыйбыз.

Әлеге факт экспертизада да, мәхкәмә эшендә дә исәпкә алынмады. Бәйсез психолог тарафыннан экспертизага әзерләнгән рецензия эшкә җайлаштырылса да, мәхкәмәдә ул берничек тә каралмады", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Читадагы хәрби мәхкәмә гаскәрдә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка 24 ел һәм 6 ай төрмә җәзасын билгеләгән иде. Ул җәзаны кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үтәргә тиеш. Мәхкәмә Шәмсетдиновтан һәлак булган һәм зыян күргән солдатлар гаиләләренә 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтергә карар кылды. Адвокат Руслан Нәгыев мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте. https://www.azatliq.org/a/30240097.html Шәмсетдинов гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG