Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов 24 ел һәм 6 айга хөкем ителде


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Читадагы хәрби мәхкәмә гаскәрдә 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка 24 ел һәм 6 ай төрмә җәзасын билгеләде. Ул җәзаны кырыс тәртипле төзәтү колониясендә үтәячәк.

Гаепләү ягы Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде. Присяжныйлар аны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, ләкин җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Хокук яклаучылар Шәмсетдинов җәзасы йомшаграк булыр дип фаразлаган иде.

Моннан тыш, мәхкәмә Шәмсетдиновтан һәлак булган һәм зыян күргән солдатлар гаиләләренә 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтергә карар кылган.

2019 елның октябреннән сак астында тотылу вакыты исәпкә алынып, Шәмсетдиновның җәза үтәү вакыты бераз кыскартылачак.

"Без хөкем карары белән риза түгел, шикаять итәчәкбез. Әлегә документлар кулда түгел. Барысын да өйрәнәчәкбез. Рухи зыян өчен соралган акча да зур, ул карар белән килешмибез", диде Азатлыкка адвокат Руслан Нәгыев.

Мәхкәмә алдыннан Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов "Газета.ру"га әңгәмә биргән, анда ул "улым үкенә, күзләреннән үк күренә бит" дигән. "Ни өчен асылынып кына котылмадым икән дип үкенә дип уйлыйм. Йөзенә карыйм, исән калуына шатланмаганы ярылып ята", дигән ул.

  • 2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды. Аны якларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев алынды.
  • Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте. Шәмсетдинов гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында белдерде.
  • Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.
  • 2020 елның 28 декабрендә присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

XS
SM
MD
LG