Accessibility links

Кайнар хәбәр

Присяжныйлар: Шәмсетдинов гаепле, ләкин җәзаны йомшартуга лаек


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

“Бу карарны яклау ягының җиңүе дип саныйм” диде адвокат Нәгыев Азатлыкка.

Читада хәрби мәхкәмәдә узган елда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары укыла. Адвокат Руслан Нәгыев Азатлыкка хәбәр иткәнчә, присяжныйлар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныган. Шул ук вакытта присяжныйлар Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапкан.

"Монда иң зур әйбер аның үтерүдә гаебе танылу түгел, ә мәрхәмәткә лаек дип табылуында. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Бу төп максат иде, мин моны яклау ягының җиңүе дип саныйм. Бездә бит ике, өч кешене үтергән өчен дә гомерлеккә төрмәгә ябалар" дип сөйләде Руслан Нәгыев Азатлыкка.

Нәгыев моны адвокатларның җиңүе дип кабул итә. "Присяжныйлар җинаятьнең нигезе бабайчылык икәнен аңлатты. Әлегә берничә кешене үтергән кешегә мәрхәмәтлек булырга тиеш дип әйткәннәре юк иде. Гомерлек төрмәгә хөкем ителәләр иде", дип әйтте ул.

Читада эш вакыты бетте, хөкемдар карары бүген булмаска да мөмкин дип билгеләде Нәгыев.

"Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков бу карар хөкемдарның әлеге маддә нигезендә бирелергә мөмкин булган иң озын төрмә җәзасының өчтән ике өлешеннән артыграгын бирә алмаячагын аңлата диде.

"Ул кырыслатучы шартлар белән бәйле үтерүдә (Русия җинаять кодексы 105нче маддәсенең 2нче өлеше) гаепләнә. Аңа гомерлек төрмә җәзасы бирелә алмый. Иң озын мөддәт — 20 елның 2/3 өлеше , ягъни 13 ел 4 ай. Шул ук вакытта хөкемдар, җиңеләйтүче шартлар булса, аларны да исәпкә алырга тиеш, ягъни төрмә мөддәте тагын да кыскарак була ала", дип язды Чиков үз Telegram-каналында.

Хөкем чыгару 24 декабрьдә утырышта булыр дип көтелгән иде, әмма ул көнне хөкемдар Антон Антонов присяжныйларга әзерләнгән 13 сорауның соңгы вариантын яңгыратты, һәм шуннан соң утырыш туктатылды. Утырышның урыны да үзгәртелде, ул зуррак бинага, Чита өлкәсендәге бүлге мәхкәмәсе бинасына күчерелде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG