Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Рамил Шәмсетдиновны 25 елга утыртуны сорый


Шәмсетдинов (уртада) адвокатлары Равил Тугушев (сулда) һәм Руслан Нәгыев белән
Шәмсетдинов (уртада) адвокатлары Равил Тугушев (сулда) һәм Руслан Нәгыев белән

Хөкем карары 21 гыйнвар игълан ителәчәк дип көтелә.

Сишәмбе узган мәхкәмәдә гаепләү ягы 2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновны 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Сигез кешене үтерү өчен прокурор 19 ел һәм 6 ай билгеләргә сораса, үтерү омтылышы өчен ул 9 ел һәм 9 ай билгеләргә тәкъдим итте. Җәзаларны өлешчә кушу юлы белән гомуми соралган срок 25 ел булып чыкты.

Прокурор фикеренчә, Шәмсетдинов бары тик төрмәдә генә гамәлләрен аңлап, төзәлергә мөмкин. Аның сәламәтлеге бу җәзаны тулысынча үтәргә мөмкинлек бирә, диде ул. Гаепләүче шулай ук зыян күрүче гаиләләренең 28 миллион сумлык рухи зыян шикаятьләрен хуплап чыкты. Шәмсетдинов үзе аларны танымады.

Шәмсетдиновның адвокатлары Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Лев Асауленко мәхкәмә җәза карарын йомшартыр дип өметләнә.

"Бу – иң югары срок. Присяжныйлар чыгарган карары исәпкә алганда Русиянең Җинаять Кодексының "Кеше үтерү" маддәсе нигезендә гаепле дип танылучыга җәза 20 ел төрмәдән артырга тиеш түгел. Ә "Кеше үтерү омтылышы" маддәсе нигезендә бу – 10 еллык төрмә. Нәтиҗәдә гомум 30 ел килеп чыга, әмма канун җәзаның 25 елдан арттыруын рөхсәт итми. Шуңа прокуратура Рамилне 25 елга утыртуны сорый да. Без исә җәза карарын мөмкин кадәр йомшартуны сорадык. Соңгы сүзне хөкемдар әйтә", диде Нәгыев Азатлыкка.

Үлгән солдатларның туганнары Шәмсетдиновка иң кырыс җәза билгеләнүен сорады. Аларның вәкиле "әлеге карар армия киләчәгенә тәэсир итәчәк", дип белдерде. Аның фикеренчә, Шәмсетдиновка җәза йомшартылса, бу хәрбиләрне ешрак коралга тотынуларына китерәчәк.

Шәмсетдинов рухи зыянны каплау максатыннан гражданнар шикаятьләрен караган вакытта соңгы сүзен әйтүдән баш тартты.

Хөкем карарын уку 21 гыйнварга билгеләнгән.

  • 2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды. Аны якларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев алынды.
  • Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте. Шәмсетдинов гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында белдерде.
  • Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.
  • 2020 елның 28 декабрендә присяжныйлар карары чыкты. Алар Рамил Шәмсетдиновны кеше үтерүдә гаепле дип таныды, әмма шул ук вакытта Рамилне җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты. Бу аңа гомерлек төрмә җәзасыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк.
XS
SM
MD
LG