Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: азык-төлеккә бәяләр арту Русия хакимияте өчен куркыныч тудыра


Русия бәяләр артуы икътисадка куркыныч китерүче биш ил арасына кергән. Исемлектә Төркия, Бразилия, Нигерия һәм Һиндстан да бар.

Bloomberg агентлыгы азык-төлеккә бәяләр күтәрелү икътисад һәм хакимият өчен куркыныч тудыручы илләрнең исемлеген төзегән. Төркия, Һиндстан, Бразилия һәм Нигерия белән беррәттән анда Русия дә кергән.

"Гомумән алганда дөньяда азык-төлек бәяләре соңгы алты елдан артык вакытка караганда югарырак тора" диелә Bloomberg хәбәрендә. Моның сәбәпләре күп булуы да әйтелә. Аерым алганда, пандемия вакытында ризык китереп җиткерү авыр булуы, һава шартларының начар булуы билгеләп узыла.

Элегрәк FinExpertiza халыкара аудитор-консалтинг ширкәте 2021 елның беренче аенда Русиядә ризык бәяләре соңгы биш елда рекордлы рәвештә үскән дигән нәтиҗә ясаган иде.

Бәяләр иң нык арткан төбәкләр - Дагыстан (10,85 процент), Сарытау өлкәсе (10,2 процент), Адыгея (9,7 процент) диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG