Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максим Забелин Башкортстан вице-премьеры итеп билгеләнде


Максим Забелин.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика хөкүмәте җитәкчесенең урынбасары булачак. Ленара Иванова гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры булып кала.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин 1 марттан республика вице-премьеры вазифасын башкарачак. Бу турыда атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

Максим Забелин демография, сәламәтлек саклау, халыкка медицина ярдәме оештыру, дәүләт гаилә һәм социаль сәясәте, хезмәт һәм мәшгульлек сораулары белән шөгыльләнәчәк.

Моңарчы вице-премьер булып торган Ленара Иванова элеккечә Башкортстан гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаруын дәвам итәчәк.

Забелинның вице-премьер итеп билгеләнүен Хәбиров республикада үлемнәр саны артуы белән көрәшү кирәклеге белән аңлатты.

"Инде ике атна үлемнәр саны артуга каршы көрәш програмы көтәм. Бу елның ике ае инде үтте. Узган елда 10 мең диярлек кеше гомерен югалтуны ничек хәл итәрсез, моны әлегә белмим. Сезгә йөкләмә бирәм, дүшәмбе бу проблемны чишү турында хисабыгызны көтәм" дип мөрәҗәгать итте Хәбиров Забелин һәм Ивановага.

Хәбиров шулай ук Башкортстанның транспорт министрының вазифасыннан китүен әйтте. Алан Марзаев урынына транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын аның беренче урынбасары Виктор Жульков башкарачак.

Моннан тыш, вице-премьер Азат Бадрановка Башкортстандагы фән һәм югары белем бирү өлкәсе белән җитәкчелек итү йөкләнде.

25 февральдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре республика вице-премьеры һәм торак-коммуналь хуҗалагы министры Борис Беляевны тоткарлаган иде. Ул республика төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев шикләнелүче булып торган икенче бер җинаять эшенә бәйле рәвештә тоткарланды. Күчәрбаев 1 февральдә тоткарланган иде. Аңа вазифасы вәкаләтләреннән явыз файдалану турында гаепләү белдерелде һәм мәхкәмә аны тикшерү барган вакытка өй сагына япты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG