Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнде


Данияр Соколов.
Данияр Соколов.

Данияр Соколов театрның оркестры белән дә җитәкчелек итәчәк. Фуат Әбүбәкеров киңәшче вазифасында театрда кала.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры итеп Данияр Соколов билгеләнгән. Бу турыда театр сайтында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, театрда музыка бүлеген һәм оркестрны күп еллар җитәкләгән Фуат Әбүбәкеров әлеге бүлек җитәкчесенең киңәшчесе булачак. "Ул Даниярга ярдәм итәчәк. Безнең өчен оркестрның дистә еллар дәвамында барлыкка килгән традицияләрен саклап калу мөһим" дигән Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

"Инициативалы музыка һәм җәмәгать эшлеклесе Данияр Соколовны күптән күзәтәбез. Аның безгә килүе оркестрыбызның иҗади үсешенә йогынты ясар, яңа сулыш өрер дип ышанабыз" диелә хәбәрдә.

Данияр Соколов, үз чиратында, әлеге вазифага куелуының зур җаваплылык булуын ассызыклаган.

"Татар мәдәниятен популярлаштыру Камал театры эчендә генә барырга тиеш түгел. Театр оркестры татар театрының визит карточкасы була алырлык мөстәкыйль иҗади берәмлеккә әверелергә тиеш. Без театр оркестрын зур проектларда, шәһәр үткәргән музыкаль чараларда актив катнаштырырга планлаштырабыз. Мин Русиянең иң борынгы милли театрларының берсе булган Камал театры оркестры җитәкчесе булуның нинди зур җаваплылык икәнлеген аңлыйм һәм ышанычны аклармын дип өметләнәм" дигән Соколов.

Данияр Соколов — музыкант, җәмәгать эшлеклесе, 1987 елда Казанда туган. Җырчы Мнир Соколовның улы. 2011 елда Казан консерваториясен тәмамлаган. Консерваториянең аспирантурасында белем ала. Соколов - Татарстанның Sforzando җирле иҗтимагый хәйрия фонды директоры, Sforzando яшьләр оркестрының баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе. Пианистлар оркестры инициаторы, солисты һәм җитәкчесе. "Музыка безнең тирәдә", "Кирмән кичләре", "Казан Кирмәнендә музей төне – 2016", "Фанфары Казани", "Опера киче" проектларының, KazanOperaLab беренче опера лаборатория-мәктәбенең арт-менеджеры. Пианист буларак Русиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә музыкаль конкурсларда катнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG