Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "ят агент" статусын күрсәтмәгән өчен штрафлар гамәлгә керде


"Ят агент" функцияләрен үтәүче барлык матбугат чаралары һәм кешеләр исемлеккә керү өчен юстиция министрлыгына гариза язарга тиешләр иде.

"Ят агент" буларак танылган кеше турында язганда аның статусын күрсәтмәү өчен физик затларга 2,5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 5 мең сумга кадәр, оешмаларга 40-50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

"Ят агент" материалларын матбугат чараларында таратканда алар тамгаланырга тиеш.

Кануннарга ярашлы, "ят агент" функцияләрен үтәүче барлык матбугат чаралары һәм кешеләр исемлеккә керү өчен юстиция министрлыгына гариза язарга тиешләр иде. Министрлык аларны "ят агент" дип танып, әмма алар министрлыкка гариза язмаган булсалар, мондый затлар башта административ, ә кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Узган ел Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды. Әлеге кагыйдәләр чыкканчы Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе юстиция министрлыгы таләпләрен үтәп килде.
  • Хәзергә булган мәгълүматка караганда, Роскомнадзор мәхкәмәгә әлеге таләпләрне үтәмәүне теркәгән барлыгы 260 беркетмә тапшырырга җыена. Штрафларның гомуми суммасы 75 миллион сумга җитәргә мөмкин. Беренчел мәхкәмә тарафыннан корпорациягә инде 19 миллион сумлык штрафлар салынган. Бу мәхкәмә карарлары канун билгеләгән тәртиптә шикаять ителәчәк, RFE/RL алар ватандашларның мәгълүматны ирекле рәвештә алу хокукына каршы килә дип саный. "Интерфакс" Роскомнадзор матбугат хезмәтенә сылтанып язуынча, RFE/RL материалларын тамгалаудан баш тартса, "штрафлар берничә тапкырга артырга" яки "корпорациянең Русиядәге сайтлары томаланырга мөмкин" дип белдергән.
  • Былтыр 28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG