Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 56 проценты COVID-19 йоктырудан курыкмый


Шулай ук "Спутник V" вакцинасын ясатырга теләүчеләр саны кимегән.

Русияләрнең өчтән ике өлеше COVID-19 инфекциясе китереп чыгаручы яңа коронавирус биологик корал буларак уйлап табылган дип саный. Респондентларның чиреге диярлеге вирус табигый рәвештә, кеше катышусыз барлыкка килгән дип әйткән. Моны февральдә Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәтә.

Социологлар мәгълүматынча, коронавирус йоктырудан курыкмаучы кешеләр саны соңгы елда иң зуры булган. Курыкмаулары турында респондентларның 56 проценты белдергән. 2020 елның октябрендә COVID-19 йоктырудан куркулары турында сораштыруда катнашучыларның 64 проценты әйткән булган.

Моннан тыш, "Спутник V" вакцинасын ясатырга теләүчеләр саны кимегән. Яңа сораштыру нәтиҗәләренә караганда, вакцина ясатырга русияләрнең 30 проценты әзер, 63 проценты әзер түгел, дүрт проценты вакцина ясаткан. Декабрьдә вакцинаны респондентларның 38 проценты ясатырга, 58 проценты — ясатмаска әзер иде.

Сораштыру бигрәк тә яшьләрнең вакцина ясатырга теләмәүләрен күрсәткән. 18-24 яшьлек респондентларның 75 проценты вакцина ясатырга теләми. 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасында сораштыруда катнашучыларның 40 проценты коронавирустан вакцина ясатырга әзер, ә 49 проценты — юк.

Социологлар билгеләп узуынча, русияләр башлыча (37 проценты) вакцинаның тискәре йогынтысыннан курка. Респондентларның 23 проценты вакцинаны сынауларның ахырын көтәргә кирәк дигән, 16 проценты аны ясатуның мәгънәсен күрми.

  • Февраль башында дөньядагы иң абруйлы фәнни журналларның берсе Lancet Русиядә җитештерелгән "Спутник V" (Гам-КОВИД-Вак) вакцинасын сынауның өченче этабының беренчел нәтиҗәләрен бастырды. Аның нәтиҗәлегеле 91,6 процент тәшкил итә диелде.
  • Русиядә, моннан тыш, коронавирустан тагын ике вакцина теркәлде. "Вектор" үзәгендә ясалган "ЭпиВакКорона" һәм Чумаков исемендәге үзәк уйлап тапкан "КовиВак" вакциналары әлегә киң күләмдә җитештерелми.
  • Февраль ахырында РБК язуынча, шул вакытка Русиядә барлыгы 3,23 млн кешегә "Спутник V"нең беренче дозасы ясалган. Бу ил халкының якынча 2,2 проценты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG