Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге һәм АКШ Навальныйны эзәрлекләү өчен Русия түрәләренә чикләүләр кертте


Алексей Навальный.

Чикләүләр башлыча куәт оешмалары белән бәйле түрәләргә кагыла.

Европа берлеге оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны тоткарлау һәм эзәрлекләү өчен Русиянең дүрт түрәсенә чикләүләр кертте. Санкцияләр турында хәбәр Европа берлегенең рәсми журналында чыкты. Текстта исемнәр аталмый.

Германиянең Bild һәм Focus басмалары мәгълүматынча, чикләүләр Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин, Росгвардия башлыгы Виктор Золотов, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) мөдире Александр Калашников һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка кертелгән.

Аларга Европа берлеге илләренә керү тыелачак, Европа берлегендә булган активлары туңдырылачак.

Моннан тыш 2 мартта АКШ та Русиягә Навальныйны эзәрлекләү белән бәйле чикләүләр кертте. Исемлеккә Русиянең җиде түрәсе һәм берничә юридик оешмасы кергән. Түрәләрдән ФСБ башлыгы Александр Бортников, ФСИН башлыгы Александр Калашников, Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, баш прокурор Игорь Краснов, саклану министры урынбасарлары Алексей Криворучко һәм Павел Попов, Кремльнең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Андрей Яринга чикләүләр кертелгән. Санкцияләр исемлегендә шулай ук саклану министрлыгының ике фәнни үзәге, Органик химия һәм технологияләр фәнни-тикшеренү институты (ГосНИИОХТ) бар.

Февраль башында Европа берлегенең чит илләр сәясәте җитәкчесе Жозеп Боррель, Мәскәүгә сәфәре нәтиҗәләреннән чыгып, Навальный белән бәйле рәвештә Русиягә карата яңа чикләүләр кертелергә мөмкин дип белдергән иде.

Моннан тыш, АКШта бер төркем сенаторлар Алексей Навальныйны агулауга кагылышы булган кешеләргә карата чикләүләр кертүче канун өлгесе әзерләде дип хәбәр ителде.

  • 17 гыйнвар Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.
  • 2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш диелде.
  • Соңрак Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйның колония мөддәтен нибары өч айга киметте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG