Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы Форос бистәсе кешеләре "Ак Барс" хоккей базасы төзүгә каршы чыга


Форос паркы, 2 март фотосы.
Форос паркы, 2 март фотосы.

“Ак Барс” хоккей клубының балалар спорт базасы бистәдәге борынгы паркның яртысын диярлек биләп торачак.

Кырымдагы Форос бистәсе кешеләре бистәдәге 200 еллык борынгы паркта төзелеш алып баруга каршы чаралар уздыра. Алар шулай ук парк язмышы турында Русия президенты Владимир Путинга видео аша мөрәҗәгать тә яздырган.

Паркта "Ак Барс" хоккей клубының балалар өчен спорт базасы төзиләр. Төзелешне башкаручы – Татарстанда урнашкан "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар ширкәте. Крым.Реалии язганча, паркта урнашкан Форос шифаханәсен дә Татарстан белән бәйле оешмалар сатып алган. 2016 елда аукцион уздырылган, тик анда ике генә оешма катнашкан: Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе һәм "Акар" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Бу ике оешманың бер-берсенә бәйле булуы, ә "Акар" ширкәтенең Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев белән бәйләнеше барлыгы ачыкланган.

Активистлар Форос паркының тарихи һәм табигать һәйкәле булуын, аның Кырымның Көньяк яр буенда иң зур байлыкларның берсе икәнен искәртә. Андагы агачлар Кызыл китапка кертелгән булуы ассызыклана. Төзелеш аркасында берничә агачның төпләнүе, пальмаларны күчереп утыртканда аларның берничәсе югалуы әйтелә.

Балалар спорт базасы 11 һектар мәйдан биләп торачагы билгеле. Акъярдагы НТС телеканалы журналистлары язганча, бу аеруча сакланучы табигать биләмәсе статусына ия булган паркның күргәзмә өлешенең яртысын диярлек тәшкил итә.

Халыкның каршы чыгуына карамастан, Русиягә буйсынган Кырым җитәкчелеге төзелешне канун бозмый дип тапкан.

Форос бистәсендәге ландшафт паркына 1834 елда ук нигез салынган. Ул бакча-парк сәнгате һәйкәле һәм Кырым халкының горурлыгы булып тора. 70 һектар мәйданда 200дән артык төрдәге экзотик агач һәм куаклар үсә. Кырымны Русия аннексияләгәнгә кадәр парк һәм советлар чорында төзелгән "Форос" шифаханәсе Украина олигархы Игорь Коломойский милеге булып тора иде.

2014 елдан соң Кырымдагы Русия хакимияте бу активларны үзенә алды һәм ике елдан аукцион уздырып, аларны Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясенә сатты. Ул 1,421 млрд сумга сатылды, баштагы бәясе 2,6 миллиард сум иде. Бәяне болай нык төшерүне түрәләр комплексның бик тузган булуы һәм зур бизнесның чикләүләр астындагы объектлар белән бәйләнергә теләмәүләре белән аңлатты.

Соңрак Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе бу алыш-бирешнең операторы гына булуы, ә чынлыкта шифаханәне "Татнефть" һәм Татарстанның бүтән зур ширкәтләре сатып алганлыгы билгеле булган. Экспертлар әлеге схема Европа берлеге һәм АКШның чикләү исемлекләренә эләкмәс өчен чын сатып алучыны яшерү өчен кулланылганын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG