Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулла Татарстан язучылар берлеге рәисе итеп сайланды


Ркаил Зәйдулла (с) һәм Рәмис Аймәт Татарстан язучылар берлеге корылтаенда
Ркаил Зәйдулла (с) һәм Рәмис Аймәт Татарстан язучылар берлеге корылтаенда

Язучылар берлеге рәислегенә Ркаил Зәйдулла һәм Рәмис Аймәт дәгъва иткән иде.

3 мартта Казанда Тинчурин театры бинасында Татарстан Язучылар берлеге корылтаенда Ркаил Зәйдулла берлек рәисе итеп сайланды. Киләсе дүрт елда бу оешманы ул җитәкләячәк.

Бүгенге чарада 231 язучы катнашты. Яшерен тавыш бирүдән соң Ркаил Зәйдулла өчен 122, Рәмис Аймәт өчен 74 язучы тавыш бирүе игълан ителде.

Татарстан язучылары башта берлек рәислегенә Ркаил Зәйдулланы, Рәмис Аймәтне, Рәфис Корбанны һәм Вахит Имамовны тәкъдим итте. Әмма Рәфис Корбан белән Вахит Имамов сайлаудан үз намзәтләрен алды.

Язучылар берлеге корылтаенда катнашучылар.
Язучылар берлеге корылтаенда катнашучылар.

Татарстан Язучылар берлегенең низамнамәсенә караганда, бер үк кеше рәис итеп ике мөддәттән артык сайлана алмый. Илфак Ибраһимов рәис булганда берлек документларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итсә дә, язучыларның күпчелеге моңа каршы чыкты. Илфак Ибраһимов ике мөддәт дәвамында рәис булды, аны Рафис Корбан, ә соңрак Корбанны Данил Салихов алыштырды.

Татарстан Язучылар берлеге – бәйсез иҗтимагый оешма. 1990нчы еллар башында ул Русия язучылар берлегеннән аерым эшли башлады. Әлегә берлектә 300дән артык язучы исәпләнә, шулар арасында урысча иҗат итүче шагыйрь, прозаиклар да бар.

Берлек тирәсендә төрле шау-шулар чыгып тора. Аеруча яз көне Тукай бүләге кемгә бирелергә тиеш дигән мәсьәлә куертылып ала. Ә узган ел Русия язучылар берлеге рәисе Николай Ивановның Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка берләшергә өндәп язылган хаты, бергә очрашулары, элемтәләр корулары җәмәгатьчелек тарафыннан тискәре кабул ителде. Моннан тыш, Язучылар берлегенең Казанның Мөштәри урамындагы бинасы буш тора, чаралар уздырылмый дигән таш атулар да еш була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG