Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар берлеге: үләрме, яңарырмы?


Татарстан Язучылар берлеге корылтае, 2016 ел
Татарстан Язучылар берлеге корылтае, 2016 ел

3 март Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак. Бу оешмага карата тәнкыйть сүзләре күп әйтелә. Җыен алдыннан Азатлык берлекне ничек җанландырып була дип сорашты һәм аны җитәкли алган шәхесләрне барлады.

Татарстан Язучылар берлеге – бәйсез иҗтимагый оешма. 90нчы еллар башында ул Русия Язучылар берлегеннән аерым эшли башлады. Әлегә берлектә якынча 300 язучы исәпләнә, шулар арасында русча иҗат итүче шагыйрь, прозаиклар да бар. Берлек тирәсендә төрле шау-шулар чыгып тора. Аеруча яз көне Тукай бүләге кемгә бирелергә тиеш дигән мәсьәлә куертылып ала. Ә узган ел Русия Язучылар берлеге рәисе Николай Ивановның Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка берләшергә өндәп язылган хаты, бергә очрашулары, элемтәләр корулары җәмәгатьчелек тарафыннан тискәре кабул ителде. Моннан тыш, Язучылар берлегенең Мөштәри урамындагы бинасы буш тора, чаралар уздырылмый дигән таш атулар да еш була.

Берлекнең корылтае дүрт елга бер уза. Соңгысы 2016 елның 16 июнендә узды. Чираттагысы коронавирус сәбәпле бер елга кичектерелде. Бу җыелышта берлек идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясала, тавыш бирү нигезендә яңа рәис сайлана. Хәзер берлекне Данил Салихов җитәкли.

Әйтергә кирәк, берлек рәисен сайлау формаль чара түгел: намзәтләр тәкъдим ителә, алар арасында көндәшлек була, һәрберсе үз програмын тәкъдим итә, аннары берлек әгъзалары яшерен тавыш бирә. Тавыш санау төнге 11гә кадәр барган чаклар да булды.

Татарстан Язучылар берлегенә тагын бер дәгъва - иҗтимагый оешманың яңармавы, яшьләрнең килмәве. Яшь буын дип исәпләнгәннәре дә урта яшьтәгеләр. Заманында гыйсъянчы язучылары белән дан тоткан берлекне яңарту мөмкинме? Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова да Азатлыкка әңгәмәдә берлектә яшьләр юк дип зарланган иде.

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин 2010 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул бүген берлек җитди кризис кичерә, совет чорындагы эш ысулы дәвам итү сәбәпле, берлек үлеменә таба атлый, дигән фикердә.

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

"Татарстан Язучылар берлеге бүген тирән кризис кичерә. Совет чорында туган аппарат буларак яшәвен дәвам итә, шуның аркасында бүгенге шартларга күнегә алмады. Югыйсә, әле 2000нче елларда ук аңга килеп, үзгәрергә кирәк иде. Без яңа рәис сайлый торабыз, ә ул бернинди яңалык кертмичә, юбилейлар уздыру, язучыларны җирләү, аларга таш куйдыру, Тукай клубында кичәләр уздыру белән генә чикләнә. Заман үзгәрде, тиз оешып эшләргә кирәк.

Бу юлы да яңа рәис сайлап куярбыз да, тагын 4-5 елны югалтырбыз дип борчылам. Нәрсәдер үзгәртә алырдай рәис табып булырмы? Тапкан очракта да ул эшләп чыга алырмы? Ниндидер үзгәрешләргә өметем бик кечкенә. Нәтиҗә ясап әйткәндә, бүгенге Язучылар берлеге үлеменә таба атлый дигән кебек булып чыга инде бу", ди Рүзәл.

Берлекнең эшен үзгәртү өчен Рүзәлнең конкрет тәкъдимнәре дә бар. Ул әдәбиятны үстерү програмын төзергә, пропаганда эшен җәелдерергә, тәрҗемәләргә зур игътибар юнәлтергә тәкъдим итә.

"Беренчедән, әдәбиятны үстерү юнәлешендә програм кирәк. Мәсәлән, биш елда ничә роман язылачак, нинди тәрҗемәләр башкарылачак, драматургиядә, балалар әдәбиятында ниләр булачак. Хәзер матди яктан бераз катлаулырак вазгыять, ләкин максат куеп шушы програмны эшләсәк, аны өстән дә хупларлар дип уйлыйм. Аннан соң, әдәбиятны пропагандалау, тәрҗемә эшен җайга салу кирәк.

Язучылар берлеге бинасын тере аралашу урыны итү дә кирәкле эш. Абый-апаларга да җыелырга урын кирәк, әмма яшьләрне дә җәлеп итәсе иде. Әдәбиятны таныту эше аксый. Язучылар берлегенең YouTube каналын ясарга мөмкин. Анда язучылар әсәрләргә, яңа китапларга анализ ясап, күрсәтеп барырга мөмкин. Берлектәге проза, тәнкыйть, шигърият остаханәләрен нигә онлайн итеп ясамаска?" диде Рүзәл.

"Әкият" курчак театры сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев Язучылар корылтаена барып тормаячагын, берлектә кем рәис булса да, аңа барыбер булуын әйтте. Югыйсә, Илгиз кайчандыр берлек идарәсендә катнашкан кеше, әмма ул бу эштән үз теләге белән баш тарткан.

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

"Татарстан Язучылар берлегенә керүнең уңай яклары бар. Мәсәлән, берлек Татарстан китап нәшриятына тәкъдим язып, синең китап чиратсыз гына басылып чыгарга мөмкин. Шулай ук әдәби премияләр алганда өстенлекләр бар. Теләгән очракта, ниндидер әдәби чараларда катнашып, әдәби мохиттә кайныйсың.

Берлек рәисе итеп кемне куюлары да миңа барыбер. Инде менә ничә рәис үзгәрде, аңа карап берлек эшендә берни дә үзгәрмәде бит. Мин ул берлек эшен яхшы да димим, начар да димим, элек нинди форматта эшләсә, шулай бара инде ул. Рафис Корбан вакытында берлек идарәсе эшендә дә катнашып карадым, аның ни дәрәҗәдә мәгънәсез эш булуын аңлагач, идарәне ташлап киттем, шуннан бирле берлек эшендә катнашканым юк. Бәлки, чынлап та, курыкмыйча, анда яшь кешене куеп карарга кирәктер. Безнең буында анда рәис булырлык Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллиннар бар – тик аларга бу эш кирәкме-юкмы, әйтә алмыйм. Соңгы корылтайда да катнашмадым, монысына да барырга җыенмыйм. Бүген театр белән шөгыльләнәм", диде Илгиз Зәйниев.

Шагыйрь Рифат Сәлах ике рәисне сайлауда катнашкан, биш ел элек рәислеккә аның намзәте дә каралган, әмма аны берлектә бик аз санда булган яшьләр – нибары җиде кеше хуплаган. Аның фикеренчә дә берлек интернетта пассив. ​

Рифат Сәлах
Рифат Сәлах

"Рафис Корбан актив эшләде, әмма дипломат була алмады. Данил Салихов - дипломат, әмма әллә ни зур активлык күрсәтә алмады. Аның уңышы шунда: ул Язучылар берлеге чарасын уздырса, зал һәрвакыт тулы. Тукай клубы чаралары да өзлексез һәм даими үтте. Әлбәттә, пандемиягә кадәр вакыт турында әйтәм.

Данил Салихов чорының кимчелеге – берлеккә яшьләр аз алынды, бу юнәлештәге эш сүлпән барды. Райнур Әгъләметдинов, Алинә Бикмуллина һәм Айгөл Абдрахманова тәкъдим ителде, әмма әлегә алынып бетмәде. Бәлки, алдагы утырышта аларны да алырлар. Олы апа-абыйлар берлеккә керә, ә менә иҗаты дөрләп торган яшьләр читтә кала. Югыйсә, аларны чакырып алырга, артыннан этеп җибәрергә кирәк – берлекнең эше дә шунда. Яшьләр үз көче белән китап чыгара икән, син аңа да игътибарыңны юнәлт, лаеклы булса, берлеккә чакыр. Бу берлекнең эшчәнлеген терелтеп җибәрер, актив иҗатчылар белән тулыландыруга китерер иде. Ә очраклы һәвәскәр кешеләрне ниндидер сәяси максатлардан гына берлеккә алу, минемчә, дөрес түгел. Үзлегеннән генә иҗат итеп, бернинди игътибар тоймый югалган кешеләр бик күп. Шул яшьләрне вакытында эләктереп алу мөһим. Алайса, читтән караганда, берлеккә керү – ул үлемтеккә әзерләнү, зурлап-хөрмәтләп күмүгә өметләнеп бару гына кебек күренә. Язучылар берлеге радио-телевидение белән килешүләр төзеп, анда үз тапшыруларын алып барса да яхшы булыр иде", ди Рифат Сәлах.

Әтнә дәүләт татар драма театрының әдәбият бүлеге мөдире, шагыйрә Гөлүсә Батталова 2017 елдан бирле Язучылар берлеге әгъзасы. Ул берлекнең эшеннән чагыштырмача канәгать булуын әйтте.

Гөлүсә Батталова
Гөлүсә Батталова

"Язучылар берлеге яшьләр белән бөтенләй эшләми дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, төрле секцияләрдә яшь иҗатчыларның иҗатлары тикшерелә. Үземнең әсәрләрем "Тәнкыйть" секциясендә тикшерелде. Әле мин ул вакытта берлек әгъзасы да түгел идем. Үзем белгән күп кенә яшьләрнең иҗатлары да "Шигърият", "Проза" остаханәләрендә тикшерелде.

Берлеккә алынуның матди яктан бернинди дә өстенлеге юк, әмма шәхсән миңа ул зур җаваплылык бирә. Минем өчен берлек әгъзасы булып саналу – мәртәбә. Берлеккә кергәннән соң, минем эчке цензура көчәйде, иҗатыма тәнкыйди күзлектән һәм зур җаваплылык белән карый башладым. Анда керүнең иң зур файдасы минем өчен шул булды.

Ә тәкъдимнәргә килгәндә, берлеккә яшьләр рухына туры килгән җиңел, импровизацион кичәләр, эксперименталь мәйданчыклар җитми дип саныйм. Мин үзем Казан дәүләт университетында "Әллүки"нең алтын чорына эләктем. Ул чакта безнең куратор Галимҗан Гыйльманов иде. Анда Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллиналар бар иде. Менә анда иҗади мохит иде. Ул атмосфера миңа да сеңде. Бу рәвешле эшләүне Язучылар берлегендә дә оештырып булыр иде,"диде Гөлүсә Батталова.

"Казан утлары" журналы хезмәткәре, язучы Ландыш Әбүдарова берлек әгъзасы түгел, алмыйлар үзен. Ул моны берлекнең таркаулыгы белән түгел, үзенең анда барып җитә алмавы белән аңлата.

Ландыш Әбүдарова
Ландыш Әбүдарова

"Язучылар берлегендә минем намзәт сигез ел чамасы карала. Рафис Корбан чорында ук остаханәләрдә иҗатым тикшерелде, аннары җитәкчелек алышынды да бу эш онытылды. Вакыт уза торды. Данил Салихов рәислек иткән чорында да иҗатым остаханәләрдә каралды. Коллегия утырышы минем эштә бик мәшгуль чакка туры килә дә, иң хәлиткеч очрашуга бармый калдым. Үзе юкның күзе юк бит инде, шулай берлеккә кереп булмый. Язучыларның бу корылтае да тагын минем журналны типографиягә тапшырган вакытка туры килә. Барасым, тыңлыйсым килә үзе. Без берлектә булмасак та, анда безнең иҗат буенча чыгышлар була", диде Ландыш.

* * *

Татарстан Язучылар берлегенең нигезләмәсенә караганда, бер үк кеше рәис итеп ике мөддәттән артык сайлана алмый. Илфак Ибраһимов рәис булганда берлек документларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итсә дә, язучыларның күпчелеге моңа каршы чыкты. Илфак Ибраһимов ике мөддәт дәвамында рәис булды, аны Рафис Корбан, ә аны Данил Салихов алыштырды. Киләсе дүрт елда Татарстан Язучылар берлеген кем җитәкләячәген 3 мартта узачак корылтай хәл итәчәк. Ул башта 26 февральгә билгеләнгән иде, әмма хакимияттән кунаклар килә алмау сәбәпле аны соңракка күчергәннәр.

Әлегә без рәислеккә тәкъдим ителергә мөмкин булган яки безнең карамакка бу эшне алып барырдай намзәтләрне барларга булдык. Азатлык чыганакларына караганда, рәислеккә шагыйрь, әлеге вакытта Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт дәгъва итә. Шул ук вакытта бу эшне янә Данил Салихов та дәвам итә ала, низамнамә мондый мөмкинлек бирә. Шулай ук халык шагыйре, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла намзәте дә карала. Шулай ук берлекнең эшен җанландыра алучылар арасында "Казан утлары" журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин да телгә алына. Ихтимал намзәтләр арасында халык шагыйре, әлеге вакытта ТНВда мөхәррир булып эшләүче Разил Вәлиев исеме дә бар. Татарстан хөкүмәте каршындагы Телләр үсеше комитеты хезмәткәре, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да рәислеккә тәкъдим ителүчеләр арасында бар. Шулай ук шагыйрь Рафис Корбан белән дә сөйләшү булган. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов та, Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры мөдире Луиза Янсуар да рәислеккә дәгъвачылар рәтендә.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп кемне күрергә теләр идегез? Яңа рәис сайланса, ул нинди юнәлештә эшләр башкарырга тиеш? Тәкъдим-фикерләрегезне языгыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG