Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланына Занзибардан кайткан туристны хастаханәгә алып киткәннәр


Казан һава аланында.
Казан һава аланында.

Туристның үпкәләре шешкән, бизгәк чире ачыкланмаган.

Казан һава аланына Занзибардан кайткан туристны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Аның температурасы югары булган дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе.

Әлеге кешедә пневмония булуы ачыкланган. Анализлар бизгәк чирен күрсәтмәгән.

Аның белән бер рейста 329 кеше очкан, аларның өчтән бер өлеше Татарстаннан түгел. Бу юлчылар турында мәгълүмат Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. Аларны күзәтеп торачаклар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG