Accessibility links

Кайнар хәбәр

НКВДның элекке хезмәткәре улы әтисенең абруен яклауны таләп итә


Степан Карагодин.
Степан Карагодин.

Аны һәвәскәр тарихчы үзенең бабасының әтисен үтерүче дип атаган иде.

НКВДның элекке хезмәткәре Алексей Митюшовның улы полициягә мөрәҗәгать итеп, әтисенең абруен яклауны сораган. Моңа кадәр үзенең бабасының әтисенә карата репрессияләр турында архив документларын торгызучы һәвәскәр тарихчы Денис Карагодин сайтында Алексей Митюшов үтерүче дип аталган иде. Митюшовның имзасы Карагодинны ату актында тора.

Полициягә мөрәҗәгатендә НКВД хезмәткәре улы Алексей Алексеевич Митюшов Карагодин сайтында әтисе турында "дөрес булмаган мәгълүмат эленгән", ул "аның исеменә тап төшерә" дип белдергән. Тарихчы исә ФСБ архивларыннан алынган материалларга сылтана.

Степан Карогодинны 1937 елның 1 декабрендә НКВДның Томски бүлеге кулга ала, ул "шымчы-диверсион төркем оештыручы һәм Япония хәрби күзләү резиденты" дип атып үтерелә. Соңрак Карогодин җинаять составы булмау сәбәпле аклана.

Аның оныгының улы үтерүне башкаручыларны һәм оештыручыларны эзли. Ул Конституциянең 51нче маддәсенә сылтанып, полициянең күпчелек сорауларына җавап бирүдән баш тарткан.

Репрессия чорында кагылган архив документларын тулысынча ачу-ачмау турында сөйләшүләр күптән бара. Татарстанда тарихчы Илнар Гарифуллин архивларны ачарга, мәгълүматны бар кешегә күрсәтергә кирәк дип саный. Аның фикеренчә, бу тарихны кабатламаска, репрессияләрнең сәбәпләрен, аның масштабын ачыклар өчен кирәк. "Без хәтта төгәл саннарны да белмибез. Саннар белән спекуляцияләр бара", ди ул. Золымга дучар булучыларның балалары, оныклары "донос" язучыларны, атып үтерүчеләрне, хөкем чыгаручыларны эзли башламасыннар өчен мораль амнистия игълан итәргә кирәк, дип саный тарихчы. Ягъни, мәхкәмәләргә шикаятьләр кабул ителмәсен, тарихны тану булсын, ә хөкем итү булмасын. "Башкача фикер йөртү өчен җинаять җаваплылыгын аклау омтылышлары сизелә. Бу бик куркыныч" ди Илнар Гарифуллин.

Тагын бер тарихчы Илдар Шафиков моның белән килешми. "Җәмгыять архивлар ачуга әле әзер түгел", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG