Accessibility links

Кайнар хәбәр

Instagram Русиядән 530 фейк аккаунтны бетергән


Социаль челтәр идарәсе бу аккаунтлардан интернет-ботлар Навальный яклы акциягә чыгарга теләүчеләрне куркыту белән шөгыльләнгән дип саный.

Instagram Русиядә оешкан фейк аккаунтлар челтәрен юк иткән. Бу аккаунтлардан Навальный яклы чараларга чыгарга теләүчеләрне куркыту эше алып барылган дип саный социаль челтәр идарәсе. Сүз гыйнварда бөтен ил күләмендә узган протестлар турында бара. Бу аккаунтлардан интернет-ботлар язган дип санала. Язмаларда булачак акцияләр тәнкыйтькә тотылган, анда катнашучыларны тоткарлаулар булачак, коронавирус эләктерү ихтималы бар дип куркытканнар.

Барлыгы 530 аккаунт бетерелгән диелә. Аларның кайберләрендә аккаунт фотосы итеп нейрочелтәр ясаган рәсемнәр кулланылган, ә аккаунтларның берсенә 55 мең кулланучы язылган дип хәбәр ителә.

Фейк аккаунтлар челтәренең Русия хакимияте яки билгеле бер оешма белән бәйләнеше бармы – бу турыда әйтелми.

23 һәм 31 гыйнварда Русия шәһәрләрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны иреккә чыгаруны таләп итеп киңкүләм протестлар узды. Чараларда барлыгы сигез меңнән артык кеше тоткарланды. Навальный тарафдарлары хәзергә кадәр тентүләргә һәм кулга алуларга дучар ителә. Тикшерү комитеты аларга каршы кырыктан артык җинаять эше ачты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG