Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы Форос паркында "Татнефть" белән бәйле дип саналган төзелешне тикшерәчәкләр


Форос паркында төзелеш.
Форос паркында төзелеш.

Активистлар борынгы паркны бетереп, байлар өчен ял бистәсе төзелә дип чаң суга. Кырым башлыгы монда бары балалар сәламәтләндерү үзәге булачак дип ант итә.

Кырымдагы Форос бистәсендә 200 еллык бакчаны саклап калу өчен көрәшүче активистлар анда барган төзелешнең канунилыгын тикшертүгә ирешкән. Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов җиде көн эчендә тикшерү уздырылачак дип вәгъдә биргән.

Рәсми мәгълүматча, Форос паркында "Ак Барс" хоккей клубының балалар ял итә һәм ярышларга әзерләнә торган урыны төзелә. Ләкин активистлар монда байлар гына ял итә ала торган, ябык курорт бистәсе төзергә җыеналар дип белдерә. Алар тапкан мәгълүматка карый, Форос паркында 90 объект корылачак, шул исәптән 2 кунакханә бинасы, 11 кунак вилласы, яхта клубы, су астында йөзү клубы, күп катлы машина кую урыны, өч тулай торак, медицина үзәге, хезмәткәрләр өчен кунакханә һәм боз шугалагы булган спорт комплексы булачак.

Төзелеш барышында Кызыл китапка кертелгән борынгы агачлар киселә дип чаң суга Кырым активистлары. Алар бу турыда Русия президенты Владимир Путинга видео аша мөрәҗәгать юллаган. Моннан тыш, яңа комплекс төзелсә, бистәдә яшәүчеләргә һәм ял итүчеләргә паркка керү чикләнәчәк дип борчыла активистлар.

Төзелешне Татарстаннан "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар ширкәте алып бара.

Форос бистәсендәге ландшафт паркына 1834 елда ук нигез салынган. Ул бакча-парк сәнгате һәйкәле һәм Кырым халкының горурлыгы булып тора. 70 һектар мәйданда 200дән артык төрдәге экзотик агач һәм куаклар үсә. Кырымны Русия аннексияләгәнгә кадәр парк һәм советлар чорында төзелгән "Форос" шифаханәсе Украина олигархы Игорь Коломойский милеге булып тора иде.

2014 елдан соң Кырымдагы Русия хакимияте бу активларны үзенә алды һәм ике елдан аукцион уздырып, аларны Татарстанның һөнәр берлекләре федерациясенә сатты. Ул 1,421 млрд сумга сатылды, баштагы бәясе 2,6 миллиард сум иде. Бәяне болай нык төшерүне түрәләр комплексның бик тузган булуы һәм зур бизнесның чикләүләр астындагы объектлар белән бәйләнергә теләмәүләре белән аңлатты.

Соңрак Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе бу алыш-бирешнең операторы гына булуы, ә чынлыкта шифаханәне "Татнефть" һәм Татарстанның бүтән зур ширкәтләре сатып алганлыгы билгеле булган. Экспертлар әлеге схема Европа берлеге һәм АКШның чикләү исемлекләренә эләкмәс өчен чын сатып алучыны яшерү өчен кулланылганын әйтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG