Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнварда Русиядә көчләүләр соңгы 13 елда иң зур санда булган


Сексуаль нигездә җинаятьләр соңгы ике елда арта бара, мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә.

2021 елның гыйнварында Русиядә көчләүләр һәм көчләргә омтылулар айлык күрсәткеч ягыннан соңгы 13 елда рекордлы рәвештә арткан. Бу турыда "Открытые медиа" хәбәр итә. Сүз хокук саклау органнары тарафыннан рәсми теркәлгән җинаятьләр турында бара.

Гыйнварда 376 шундый җинаять булган. Бары 2008 елда моннан күбрәк очрак теркәлгән – 411. Шул ук вакытта быел гыйнварда сексуаль җинаятьләр саны узган елның шушы аена караганда өчтән бер тапкыр диярлек арткан, ә 2019 елга караганда ике тапкырга диярлек күбәйгән.

2002 елдан эчке эшләр министрлыгы сексуаль нигездә кылынган җинаятьләр статистикасын ай саен күрсәтеп бара башлады, мондый җинаятьләр саны беренче тапкыр ике ел рәттән арта бара дип ассызыклый материал авторлары.

Коронавирус пандемиясе аркасында изоляция тәртибе кертелгәннән соң, Русиянең бар төбәкләрендә дә диярлек хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре сексуаль җинаятьләр һәм өйдә көч куллану очракларының кискен артып китүен әйтте. Русия хакимияте моңа җавап итеп мондый җинаятьләр корбаннарына ярдәм итүче берничә сәүдә белән бәйле булмаган оешманы "ят агент" дип танып, аларның эшен кыенлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG