Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж-Сакле университеты Азат Мифтаховны докторантураның мөхтәрәм студенты дип игълан итте


Азат Мифтахов.
Азат Мифтахов.

Париж-Сакле Университетына керүче Адамара (EDMH) Доктор мәктәбе Азат Мифтаховны докторантураның мөхтәрәм студенты дип игълан итте. 

Адамара доктор мәктәбе Азат Мифтаховның 2019 елның февраленнән тоткарлануына һәм аның күптән түгел 6 елга ирегеннән мәхрүм ителүенә каршы протест белдерә.

"EDMH Азатны яклаучы халыкара математиклар комитетына һәм берничә милли математик җәмгыятькә (Америка, Франция, Италия һәм Бразилия) теләктәшлек белдерә һәм аны кичекмәстән азат итүне, аңардан гаепләүләрне алуны таләп итә", дип хәбәр ителә мәктәп сайтында.

Азат ителү белән, мәктәп аны яхшы шартларда докторлык дәрәҗәсе алсын өчен кабул итәргә әзер.

Моңа кадәр Лондонның математика җәмгыяте (LMS) "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны иреккә җибәрүне таләп итеп белдерү чыгарган иде.

Элегрәк 15 илдән ике мең ярым тирәсе математик Халыкара математика конгрессына Азат Мифтаховны иреккә җибәрүдә ярдәм сорап хат язды.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG