Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Иҗтимагый пулаты Татарстан медиаларына шикаять итеп прокурорга мөрәҗәгать итте


Башкортстан Иҗтимагый пулаты рәисе Ростислав Морзагулов
Башкортстан Иҗтимагый пулаты рәисе Ростислав Морзагулов

Иҗтимагый пулат Башкортстанда татарларны кысрыклыйлар дигән фикер бирелүгә зарлана.

Башкортстан Иҗтимагый пулаты республика прокуроры Владимир Ведерниковка Татарстандагы кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларының язмаларына хокукый бәя бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Сүз "Реальное время" интернет газеты сәхифәсендә 3 мартта чыккан "Почему меня заставляют стать башкиром, что за цирк?" исемле мәкалә турында бара.

Бу мәкалә "Татарстан яшьләре" газетында басылган язманың тәрҗемәсе, диелгән прокуратурага бирелгән гаризада. Гаризада шулай ук "башкортлашу" сәясәтен тәнкыйтьләү рәвешендә" язылган мәкалә укучыда Башкортстанда татар халкын милләте аркасында күпләп кысрыклау фактлары бар дигән фикер тудыра диелә.

Башкортстан иҗтимагый пулаты мәкаләдә башкорт халкы татар халкына каршы куелган һәм башкорт халкына тискәре, дошманнарча мөнәсәбәт формалаштырыла дип саный.

Иҗтимагый пулатта исемсез укучыларның мәкалә астында урнаштырылган фикерләренә дә игътибар иткәннәр. Укучыларның мәкалә астында калдырган комментарларына караганда, ул халыкларның һәм милләтләрнең килеп чыгышы турында көчле хисләр, шулай ук бер милләтнең икенчесеннән өстенлеге турында бәхәсләр уята, дип саныйлар пулатта. Кайбер укучылар тарафыннан мәкалә татар һәм башкорт милләте халкының "маңгайга-маңгай бәрелеше" дип кабул ителә, диелә гаризада.

Башкортстан Иҗтимагый пулатын республикада идеология өчен җаваплы Ростислав Морзагулов җитәкли.

Элегрәк Мари Иле республикасында яшәүче татар активисты Рамай Юлдашны мәхкәмә ВКонтакте челтәрендә бастырган язмасы өчен башкорт халкына каршы нәфрәт уятуда гәепләде һәм 10 мең сум штрафка тартты.

Былтыр башкорт рәссамы Камил Бузыкаев Башкортстандагы татарларны яклап чыккан һәм җанисәп алу вакытында хәрәмләшүдән баш тартырга чакырган Милли шура рәисе, Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиевны һәм тарихчы Илнар Гарифуллинны мыскыл итеп сүрәтләр чыграган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG