Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Яхинаның Идел буендагы ачлыкка багышланган яңа романы чыкты


Гүзәл Яхина.
Гүзәл Яхина.

"Сәмаркандка эшелон" дип аталган романда Казаннан биш йөз баланы, ачлыктан коткарып, Үзбәкстан якларына илтү сурәтләнә.

Танылган язучы Гүзәл Яхинаның "Сәмаркандка эшелон" ("Эшелон на Самарканд") дип аталган яңа романы дөнья күрде. Бу әсәр узган гасырның 20нче елларында Идел буендагы ачлыкка багышлана. Китап АСТ нәшриятында "Елена Шубина редакциясе"ндә 70 мең данә тираж белән чыккан.

Әсәрдә Казаннан караучысыз калган биш йөз баланы, ачлыктан коткару өчен, поездга утыртып, Урта Азиягә алып бару сурәтләнә. "Романның төп каһарманнары – эшелон башлыгы Деев һәм комиссар Белая. Юлда алар төрле вакыйгаларга очрый, әсәрдә киң география колачлана – сәяхәтчеләрнең юллары Идел буе урманнарыннан алып, казакъ далалары, Кызылком чүлләре, Төркестан таулары аша уза, төрле язмышлар һәм характерлар – крестьяннар, чекистлар, казаклар; кечкенә зимагурларның үз теле, холкы, өметләре" диелә яңа китапның тасвирламасында.

"Бу китапны мин ике ел ярым яздым. Башта зур булмаган повесть булыр дигән идем, анда бер төркем караучысыз балалар Зөя шәһәрендә чиркәүдә җыела. Ләкин темага тирәнрәк кергән саен, ул елларда кеше тормышына ватандашлар сугышы һәм ачлык тәэсир иткәнен аңладым. Сугыш үтеп китсә дә, ачлык калган, ул без уйлаганча ике ел гына бармаган. Тарихчылар 5-6 еллык ачлык турында әйтә – 1917 нче елдан алып 1923 елга кадәр" дип сөйләде Яхина яңа әсәре турында.

"1920нче еллар ачлыгы турында әдәбиятта бик аз язылган. Әлеге ачлык 5,5 миллион кеше гомерен алып киткән, ә китаплар берничә генә" дип аңлаткан язучы бу теманы сайлау сәбәбен.

Казан язучысы Гүзәл Яхина 2015 елда "Зөләйха күзләрен ача" романы белән танылу алды. 2016 елда роман татар теленә тәрҗемә ителде. Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы 2020 елда иң күп сатылган электрон һәм аудиокитаплар арасына кергән. Былтыр роман нигезендә төшерелгән күп серияле фильм чыкты. Кино Mail.ru сервисы төзегән рейтингка ярашлы, ул 2020 елның беренче яртысында Русиядә иң популяр сериал булган. Сериал чыкканнан соң китапны интернет аша сату 2,5 тапкыр арткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG