Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кино Mail.ru: "Зөләйха күзләрен ача" – Русиядә иң популяр сериал


Зөләйха ролендә Чулпан Хамматова
Зөләйха ролендә Чулпан Хамматова

Кино Mail.ru хезмәте кулланучылар караулары һәм бәяләре нигезендә сериаллар рейтингын төзегән.

Апрельдә Русия федераль каналында күрсәтелгән Гүзәл Яхина әсәре нигезендә төшерелгән "Зөләйха күзләрен ача" сериалы 2020 елның беренче яртысында Русиядә иң популяр сериал булган. Сериаллар рейтингын “Кино Mail.ru” проекты төзегән. Популярлык күрсәткечләре буларак сериал турындагы сәхифәләрне караулар саны һәм яңа чыккан сериалларга тамашачы куйган бәяләр алынган.

Икенче урында "Триггер" психологик сериалы, өченче урында Паоло Соррентиноның "Яңа Папа" драматик сериалының икенче сезоны диелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, "Зөләйха күзләрен ача" китабы Русиядә 1992 елның 12 июненнән соң язылган китаплар арасында иң популяр әсәр дип табылган.

"Зөләйха күзләрен ача" телесериалы Россия 1 каналында атна ярым дәвамында барды һәм 22 апрельдә тәмамланды. Беренче сериясеннән үк фильмны тәнкыйтьләүчеләр күп булды. Сериалның ахыры китап ахырыннан бераз аерылды. Зөләйханың Мортаза исемле оныгы туды, улы Йосыф Казанга кайтты.

Русия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни мохтариятләр "Зөләйха күзләрен ача" китабы һәм сериалында "бозып күрсәтүләргә рәсми бәя бирүне" сорап Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка мөрәҗәгать язды. Алар фильмны "Татарстанның 100 еллыгына ясалган провакация" дип атады һәм аны күрсәтүне тыюны таләп итте.

Сериалга каршы шулай татар җәмәгать эшлеклеләре бертуган Нәфис һәм Рафис Кашаповлар, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов үз фикерләрен җиткерде.

XS
SM
MD
LG