Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Хәбировтан Зыя Камали йортын саклауны сорый


Зыя Камали йорты.

XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе йортын саклап калу кирәклеге турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да белдерде.

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Уфадагы Зыя Камали йортын Русия халыклары мәдәни мирасы объектлары дәүләт реестрына кертүне сорап, республика җитәкчесе Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта хокук яклаучы Эльза Мәүлимшина хәбәр итте. Әлеге исемлеккә кертелү XX гасыр башы татар мәгърифәтчесе, атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм Уфаның Өченче Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Зыя Камали яшәгән йортны саклап калу өчен кирәк.

Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин имзалаган хатта әйтелгәнчә, 2020 елның 28 февралендә Башкортстанның мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе Зыя Камали йортын ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә керткән, ә йорт үзе мәдәни мирас билгеләре булган объект дип танылган.

"Русия президенты Владимир Путин 2020 елның октябрендә Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышы нәтиҗәләре буларак, беренче чиратта фәнни-төзекләндерү эшләре башкарылырга тиешле Русия халыкларның мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) исемлеген төзеп, расларга йөкләмә бирде" дип искәртә Дәүләтшин.

Әлеге исемлекне әзерләү төбәкләрдәге Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) бүлекләренә йөкләнә. Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле сүзләренчә, 2021 елның 15 февралендә Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина бу исемлеккә Зыя Камали йортын һәм Уфаның Өченче Җәмиг мәчете каршындагы "Хәсәния" мәдрәсәсен дә керткән.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да Зыя Камали йортын саклау мәсьәләсен күтәреп чыкты. Экспертларга юллаган мөрәҗәгатендә ул Зыя Камалиның Башкортстанда мәктәп һәм мәдрәсәләр челтәре булдыруга көч куйганын, "Галия" мәдрәсәсенә нигез салып, аның беренче ректоры булуын, кызлар өчен "Ән-нәсия" укытучылар мәктәбен ачуын да телгә ала. Бу мәдрәсәләрдә 1400 дән артык кеше укыган, алар арасында Мәҗит Гафури, Солтан Гәбаши, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш кебек мәшһүр кешеләр булган дип искәрткән мөфти. Биргалин бу йортны төзекләндергәннән соң анда башкорт, татар һәм гарәп телләрен өйрәтә торган үзәк ачып, аңа Зыя Камали исеме бирергә тәкъдим иткән.

Ике ел элек Эльза Мәүлимшина тәкъдиме белән бер төркем татар зыялылары йортны тарихи мирас дип тануларын сорап Башкортстан җитәкчелегенә хат язган иде. Шулай ук "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразыев та Радий Хәбировка Зыя Камали йортына игътибар итүен сорап, мөрәҗәгать юллады.

Былтыр Уфаның Мәҗит Гафури урамы, 89 йорт адресында урнашкан бина дәүләт тарафыннан XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы тарихи һәйкәле дип танылган иде. Шуңа карамастан, быел "Агыйдел" инвестиция-төзелеш ширкәте мөдире, Уфа шәһәре комитеты депутаты Филүс Ишбулатов бу урында күп катлы йортлар салырга ниятен белдерде. Җир кишәрлеген бүлү һәм планлаштыру өлгесе килештерелгән инде. "Бары йорт кына мәдәни мирас объекты булып тора, ләкин аның тирәсендәге кишәрлек моңа керми" ди Эльза Мәүлимшина. Кишәрлекне дә шушы исемлеккә кертер өчен һәм Зыя Камали яшәгән тарихи йорт сүттермәс өчен, активистлар 150 мең сумлык экспертиза ясата.


2020 елда күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе, Галия мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры Зыя Камалиның Уфадагы утары дәүләт тарафыннан тарихи һәйкәл дип танылган иде. Документка ярашлы, Зыя Камали утары 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы тарихи истәлеге дип танылган. Мәүлимшина сүзләренчә, карар кабул ителгәннән соң бер ел эчендә дәүләт тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза уздырылырга тиеш. Аны республика гына түгел, теләгән кеше дә уздыра ала. Зыя Камали йорты очрагында бу эшкә йорт язмышына битараф булмаган активистлар алынган.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның ректоры Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләләре белән яшәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG