Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 2020 елда гадәттәгедән артык үлемнәр иң күп булган төбәкләр бишлегенә кергән


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Аналитиклар коронавирус авырулары аз дип күрсәтелгән төбәкләрдә дә үлемнәр күп булуына игътибар иткән.

"Петербур сәясәте" фонды Русия төбәкләрендә элеккеге еллар күрсәткечләреннән артып киткән үлемнәр статистикасын туплаган. Нәтиҗәдә Татарстан бу күрсәткеч белән илдә бишенче урынга чыккан. 2019 ел белән чагыштырганда, 2020 елда Татарстанда үлемнәр уртачадан 27,1 процентка күбрәк булган.

Пандемияле елда гадәттән артык үлемнәрнең иң зур күрсәткече Чечняда +44,5 процент), Дагsстанда (+34 процент), Ингушетиядә (+29,1 процент) һәм Ямал-Ненец автоном бүлгесендә. Беренче унлыкка шулай ук Ханты-Манси автоном бүлгесе, Самар өлкәсе, Оренбур өлкәсе, Мәскәү, Пенза өлкәсе дә кергән.

Аналитиклар белдергәнчә, кайбер төбәкләрдә коронавирус белән чирләүчеләр саны аз итеп күрсәтелеп барылса да, гадәттәгедән артык үлемнәр башка төбәкләрдән күп булган. Бу аеруча Идел буе, Төньяк Кавказ федераль бүлгесе һәм өлешчә Урал федераль бүлгесендә күзәтелгән диелә.

Шулук вакытта белгечләр коронавирустан үлүчеләр саны кимемәгәненә борчылу белдерә. Февральдә илдә бу чирдән көненә якынча 462 кеше үлгән. Бу күрсәткеч пандемиянең беренче дулкыны вакытындагы саннардан күпкә зуррак (июньдә – 154, июльдә 150 очрак булган).

Татарстанда үлемнәрнең күп булуын 9 мартта республика сәламәтлек саклау министрлыгы да таныды. 2020 елда Татарстанда коронавирус белән авырганнан соң өч айда җиде меңнән артык кеше үлгән. Үлемнең төп сәбәбе – кан әйләнеше авырулары.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG