Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Twitter тизлеген киметә башлавын игълан итте


Twitter социаль челтәре тизлеге "Русия ватандашларын хокукка каршы контенттан саклар өчен" акрынайтыла дип аңлата Роскомнадзор.

Роскомнадзор 10 марттан башлап Русиядә Twitter социаль челтәре тизлеген киметә башлый. Мобиль җиһазларның 100 процентында, стационар җиһазларның 50 процентында тизлек киметелә диелә. Бу "Русия ватандашларын хокукка каршы контенттан саклау өчен" эшләнә диелә Роскомнадзор хәбәрендә.

Язмада шулай ук Twitter-ның бөтенләй томаланырга ихтимал булуы да әйтелә. Бу тыю "балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салуына чакыру, балалар порнографиясе, әфьюн матдәләр куллану турында мәгълүмат бетерелгәнгә кадәр" барачак диелә.

Хокукка каршы сылтама һәм язмаларны бетерүне таләп итеп Twitter-га 28 меңнән артык мөрәҗәгать юллады, алар үтәлмәде дип тә әйтелә. Хәзерге вакытта тыелган мәгълүматы булган 3168 язма бетерелмәгән килеш кала дип белдерә Роскомнадзор.

8 мартта Русия думасы спикеры Вячеслав Володин Facebook-ның кайбер Русия медиалары язмаларын томалавы белән бәйле рәвештә "дигитал суверенлык"ны яклау кануннары арттырылачак дипбелдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG