Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшмәкәр хокукларын яклау вәкиленә мөрәҗәгатьләр саны 10 тапкырга арткан 


Эшмәкәрләрне борчыган төп мәсьәлә – банклар белән аңлашылмаучанлык.

Узган ел Татарстан эшмәкәрләреннән мөрәҗәгатьләр 10 тапкырга арткан. Бу хакта президентның эшмәкәр хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Фәрит Габделганиев Дәүләт шурасының икътисад комитеты утырышында белдерде. 2019 елда 1,8 мең эшмәкәр мөрәҗәгать иткән булса, 2020 елда аларның саны 18 меңгә якынлашкан.

"Көненә иң күбе 650 мөрәҗәгать булды. Шуларның өчтән ике өлешендә тиз арада хәл итеп, эшмәкәр хокукларын якларга кирәк булды. Апрельдә бизнесменнар банклардан зарлана башлады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны җәлеп итеп, бизнеска кредитлар бирү мәсьәләсен хәл итәргә туры килде. Изоляция тәртибе вакытында түрәләргә карата дәгъвалар күп керде. Һәрбер район башлыгы чикләүләрне үзенчә аңлап, аны тормышка ашырды", диде Габделганиев.

2020 ел икътисад өчен авыр ел булуга карамастан, Татарстанда эшмәкәрләр саны артык кимемәде, дип белдерделәр. Президентның эшмәкәр хокукларын яклау вәкиле сүзләренчә, банклар белән эшләү җитди проблемга әверелгән. Мисал өчен, хакимият аларны үзмәшгульлек салымына өстерәп кертсә дә, банкларның күпчелеге аларны эшмәкәр буларак түгел, ә физик зат сыйфатында күрә. Шуңа да аларга финанс ярдәм бирү авырлашкан.

"Татарстандагы дүрт банк кына үзмәшгульләрне эшмәкәр буларак күрә. 110 мең үзмәшгуле булган республикада банклар алгоритмнарны үзгәртмәде. Эшмәкәр үзмәшгульгә акча күчерә икән, аның банк хисабын томалап куялар. Чөнки Росфинмониторинг бу акчаның физик затка күчкән дип саный. Эшмәкәр ун көн вакытын югалтып, хисапны яңадан ача, икенче юлы үзмәшгуль белән эшләмәү ягын карый", диде ул.

Хәзер Татарстан Русия Үзәк банкына мөрәҗәгать итәргә һәм банклар белән бу мәсьәләне ничек тә чишәргә җыена.

Йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетерелгәннән соң, патентка күчүчеләр арткан. Узган елның башында Татарстанда 3,4 мең эшмәкәргә патент бирелгән булса, хәзер аларның саны 19 меңгә җиткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG