Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дини уку йортлары яңа федераль стандартлар нигезендә белем бирәчәк


Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Яңа стандартларда патриотизм, ватанны ярату чаралары һәм дини белемне күбрәк бирү каралган.

Киләсе уку елыннан Русиядә теология (илаһимяте белеме) фәне буенча "ФГОС 3++" дип аталган яңа федераль мәгариф стандартлары гамәлгә керәчәк. Бу хакта бүген Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Казанда теологиягә багышланган фәнни семинарда белдерде. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән белгечләр, шул исәптән, Рособрнадзор вәкилләре катнаша.

"Теология фәне буенча "ФГОС 3++" федераль стандартлары сентябрьдән гамәлгә керәчәк. Шуның белән бергә яңа таләпләр, програмнар кертелә. Без хәзер дини дәресләрне һәм гарәп телен укытуны көчәйттек", диде Мөхәммәтшин.

Бүген Русия ислам институтында теология юнәлешендә дәресләрнең яртысын дөньяви фәннәр алып тора, калган өлеше – дини юнәлештә. Яңа таләпләргә ярашлы, дөньяви фәннәрнең санын киметү каралган. Моннан тыш, "ФГОС 3++" нигезендә, дини уку йортында студентларга патриотизм һәм ватанны ярату чараларын кертү таләп ителәчәк.

"Минемчә, бу стандартлар демократик рухта эшләнгән. Бу җитди үзгәрешләр таләп итә. Мәгариф өлкәсенә тәрбия бирү програмын кертүне сорый. Президентның тәрбия бирү турындагы кануны нигезендә, патриотизм, ватанга мәхәбәт сеңдерү таләп ителә. Бу юридик яктан беркетелгән бик мөһим инновация", диде Рособрнадзор белгече Галина Теплых.

"ФГОС 3++" федераль стандарты югары уку йортларындагы белем бирү тәртибен үзгәртәчәк. Татарстанда бу исемлеккә Русия ислам институты белән Болгар ислам академиясе керә. Яңа стандартлар мәдрәсә һәм мәчет каршындагы мәктәпләргә әлегә кертелми.

Атна башында Русия думасы депутатлары хакимиятләр рөхсәтеннән башка мәгәриф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен икенче укылышта хуплады. Документ "мәгариф-агарту эшчәнлеге" дигән төшенчәне теркәп куя һәм аның белән хакимият рөхсәте булмаган оешмаларга шөгыльләнүне тыя.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG