Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә этномәдәни традицияләр каршылыклы рәвештә берләшә"


Оксана Мороз
Оксана Мороз

Мәдәниятләрне өйрәнүче галимә Оксана Мороз Көнбатышта кешеләрнең аңына кереп баручы яңа этиканың Русиядә сәер кабул ителүе ил тарихында күп кенә сорауларның моңарчы күтәрелгәне булмавы белән аңлата.

Көнбатышта яңа этика кысаларында колонизаторлар һәйкәлләрен алып атканда Русиядә Явыз Иванны зурлауга каршы төрле милләтләрнең көрәше, урысларны башка халыклардан өстен кую, "интеграция" дип башка халыкларны ассимиляцияләү, "юмор" дип аларны мыскыллау турында Idel.Реалии Мәскәүдәге культуролог Оксана Мороз белән сөйләште. Мороз Русиядә мондый мәсьәләләрнең моңарчы күтәрелгәне булмау сәбәпле яңа этиканы аңлау да бик авыр бара ди.

— Көнбатышта яңа этика халыкларның тарихи хәтере темасы белән дә бәйле. Мәсәлән, анда колонизаторлар һәйкәлләрен алып аталар. Ә менә чуашлар яки татарлар Явыз Иван һәйкәленә каршы чыкса, моңа да шулай карап буламы яки бу башка нәрсәме?

— Һәйкәлне алып атуны сорау яки таләп итүгә бәйле идеяләр артында, кайда булуына карамастан, бер үк нәрсә булырга мөмкин. Гадирәк итеп әйткәндә, без һәйкәлне ниндидер тарихи хәтер гәүдәләнеше, кагыйдәләр гәүдәләнеше итеп күрәбез. Һәм әгәр без ул кагыйдәләрнең кайчандыр бер төркем тарафыннан икенче төркемнең рәнҗетелүен чагылдыручы мәгълүмат булуын аңлыйбыз икән, хәзер ул үткәндәгеләр өчен җаваплылыкны кемгә йөкләвебез һәм бу турыда ничек сөйләшергә кирәклеге турында да сүз алып бару мөмкинлеген һәм актуаль булуын күрәбез.

Русиянең үткәненә әйләнеп карасак, тарихта хакимият узурпациясе, кайсыдыр төркемнәргә карата көч белән агрессия кылынуын тану традициясе булмавын аңлыйбыз.

Ә Американы алсак, анда колбиләүчелектән котылу хәрәкәтенең инде күптәннән килүен күрәбез һәм анда, мәсәлән, колбиләүчелекне яклаган конфедератлар һәйкәлләре торырга тиешме дигән бәхәсләр инде күптәннән бара. Һәм ул бәхәсләр төрле социаль төркемнәргә, шул исәптән Black Lives Matter-га бәйле рәвештә яңара, актуальләшә тора. Русиянең үткәненә, шул исәптән төбәкләргә күз салсак, биредә мондый нәрсә бөтенләй күренми. Шуңа күрә биредә рәнҗетелгән төркемнәрнең үз тарихын яклавы, тарихка илдәге төп карашны кире кагуы ниндидер сәер, экзотик нәрсә булып күренә, чөнки андый нәрсәнең моңарчы күренгәне булмады.

— Соңгы арада Русиядә җирле халыкларга яки милли азчылыкларга карата ачыктан-ачык басым ясау нормага әверелде. Белүегезчә, хәтта Русия конституциясенә дә "дәүләт коручы халык" дигән төшенчә кертелде һәм бу милли азчылыклар вәкилләренең үзләрен ничек хис итүендә дә чагылмыйча кала алмый. Яки менә Русиядә урыс теленнән кала, барлык республикаларның дәүләт телләрен бетерү зарурлыгы турында көчле пропаганда бара. Берничә ел элек Russia Today җитәкчесе Маргарита Симоньян урыс Русиясе булдыруны теләвен белдерде, Русия мөселман дәүләте булмасын өчен, илдә урыслар санын арттыру чаралары күрергә чакырды. Мондый гамәлләр яңа этикага туры киләме яки аны бозамы?

Бер этносны дәүләт коручы дип аерып куя торган милләтчелек тенденциясе инклюзивлык кагыйдәләренә капма-каршы килә

— Әлбәттә, боза, чөнки башкаларга карата инклюзив мөнәсәбәт яңа этика нигезләренең берсе булып тора. Ә инклюзив мөнәсәбәт һәртөрле җәмгыятьнең ул җәмгыятькә кергән барлык төркемнәрнең мәдәниятләрен яки традицияләрен үз эченә алып корылуын күз алдында тота. Бу яктан караганда, Русия тәҗрибәсе — төрле этносларның, төрле этномәдәни традицияләрнең үзара каршылыклы рәвештә, бер-бере белән ярашмыйча берләшү тәҗрибәсе. Ниндидер бер халыкны, бер этносны дәүләт коручы дип аерып куя торган милләтчелек тенденциясе инклюзивлык кагыйдәләренә капма-каршы килә. Монда күбрәк интеграцияләү мантыйгы күренә. Ягъни, әйе, бездә башка халыклар, башка телләр, башка мәдәниятләр, башка традицияләр дә бар, әмма алар безнең белән бергә яшиләр икән, безнең кагыйдәләр нигезендә яшәргә тиеш дип санала. Кызганыч, мондый интеграция мантыйгы кырыслыкны һәм көч куллануны гына яклап калмый, башка традицияләрне түбәнсетә һәм аларның бәясен төшерә.

— Бу күбрәк ассимиляцияне хәтерләткәндә интеграция сүзен куллану дөресме соң?

— Чынлыкта интеграцияләү төрле нигездә барырга мөмкин бит. "Интеграция" сүзе турыдан-туры әйтелгән "ассимиляция" сүзен, яки үз тәҗрибәңнән, традияләреңнән, йолаларыңнан шул дәүләт коручы халык һәм аның традицияләре файдасына "баш тарту" сүзе белән чагыштырганда нейтраль яңгырый. Ул халыкның традицияләре шартлы рәвештә төп традицияләр дип игълан ителгән сыман һәм төбәкләрдә аларга төрлечә өстенлек бирү каралган. Әлбәттә, монда бернинди тигез хокуклылык турында сүз бармый, үз традицияләреңә карата, үз традицион кыйммәтләреңә, шул исәптән үз телеңә карата тигезлек турында сүз бармый. Һәм бу ахыр чиктә төрле мәдәниятләр вәкилләре арасында диалог мөмкинлекләрен дә чикли, төрле кешеләрнең, төрле федерация субъектларының, төрле җәмгыятьләрнең һәм төрле төркемнәрнең күп мәдәниятле Русиянең чынлыкта нинди булуын күз алдына китерүенә, аңлавына да нык тәэсир итә. Европага күз салганда мультикультурализм тәҗрибәсенең гел уңышлы гына булмавын күрәбез, әмма бу аннан тулысынча баш тартырга кирәк дигәнне аңлатмый. Шартлы рәвештә яңа этика ул — төрлелек мантыйгын, төрлелекне кабул итү мәгънәсендәге инклюзивлыкны һәм, әлбәттә үз мәдәни йолаларыңны, кимендә кеше хокукларының төп конвенцияләренә каршы килмәгәннәрен үтәүне алга сөрүче ниндидер әдәп принциплары тупланмасы.

— Хәзер Русиядә хәтта стендапларда да расизм, һомофобия, мизогиния күбәеп китте. Яңа этика башта поп-культурага кертелә аламы? Мәсәлән, кануннар белән?

— Кертелә ала, һәм бик актив рәвештә керә дә. Бу ниндидер музыкаль әсәрләрдә дә, театр сәнгатендә, башкару сәнгатендә дә чагыла. Гомумән сәнгатьтә бик сак дискуссияләргә, бик сак сөйләшүләргә бу теманың шактый нык керүе сизелә. Икенче яктан, мәсьәлән, стендаплар яңа этика темаларына бик ачык түгел, чөнки еш кына юмор агрессиянең, уңайсыз сорауларны күтәрүнең куркынычсызрак төре буларак кабул ителә. Шуңа күрә юмор да сак булырга тиеш, юмор да кешеләр андый стереотип шаяртуларның бик яхшы нәрсә булмавын аңлый торган тирәлек булырга тиеш дигән сүз чыгуга бигрәк тә ул өлкәдә профессионал рәвештә эшләүчеләр цензура турында әйтә башлый. Шартлы яңа этика турында, социаль гаделлек өчен заманча көрәш турында сүз алып барганда активистларны цензурада гаепләүдән дә яман нәрсә юк. Чөнки шуннан соң сүз билгеле бер юлдан китә дә үзара мөнәсәбәтләр ачыклауга гына кайтып кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG