Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден АКШ икътисадына 1,9 триллион долларлык ярдәм турында канун имзалады


Джо Байден.
Джо Байден.

Американнарның күпчелегенә 1400 доллар күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

АКШ президенты Джо Байден коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә илгә икътисади ярдәм итү турында канун имзалады. Барлыгы 1,9 триллион доллар күләмендә ярдәм күрсәтелер дип көтелә.

Байден сүзләренчә, әлеге карар гади американнарга кризис китереп тудырган кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк. "Бу тарихи документ илебезнең умырткасын торгызуга, илдәге эшләүче кешеләргә, урта сыйныфка, илне үстерүгә ярдәм итүчеләргә көрәш өчен мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән" дигән Байден Овал бүлмәдә ярдәм пакетын имзалаган вакытта.

Аннан бер көн алда "Амерканы коткару планы" дип аталган канун өлгесен АКШ Конгрессы хуплаган иде. Президент Байден 11 марттан соң илдә коронавирус аркасында карантин чаралары кертелүгә бер ел тулу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый.

АКШта коронавирус пандемиясе дөньяда иң көчлеләрдән булып, 529 мең кешенең гомерен өзде. Авыручылар һәм үлүчеләр саны ягыннан АКШ дөнья статистикасында беренче урында тора. Рәсми саннар турында сүз бара.

"Американы коткару планы" коронавирус вакцинасын тарату вакытында финанс ярдәм күрсәтү, йорт хуҗалары һәм арендага алучыларга ярдәм, мәктәпләр эшчәнлеген торгызуга ярдәм күрсәтү, федераль һәм җирле хакимиятләргә ярдәмне, балалар өчен ташламаларны киңәйтүне күздә тота.

Американнарның күпчелеге хисапларына 1400 доллар күләмендә акчалата ярдәм алачак. Ак йорт мәгълүматынча, акча бу атнада ук күчә башлаячак.

Аңа кадәр пандемия чорында Вашингтон барлыгы өч триллионга якын доллар күләмендә ярдәм бүлгән иде. Бу акчалар икътисадка ярдәм кулы сузуга да, халыкка туры түләүләр ясауга да юнәлтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG