Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры хәбәр итте.
Узган ел танылган актрисаның хәле көннән-көн начарлана бара, тугыз ай урын өстендә ята дип, дип сөйләгән иде Интертатка Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина.
Миңнуллина сүзләренчә, актриса 2019 елның август азагында авырый башлаган.
"Әни хәзер йөрми дә, утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый да, сөйләшми дә. Борылып та ята алмый, ничек яткызасың – шулай ятып тора. Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде", дип сөйләде ул.
Нәҗибә Ихсанова – танылган татар актрисасы, 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Татарстан һәм Русия халык артисты, Тукай бүләге иясе.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!