Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшсезлек дәрәҗәсе түбән булган биш төбәк арасына кергән


Русиядә эш эзләү сайты.
Русиядә эш эзләү сайты.

Ел башына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 37,9 мең эшсез теркәлгән.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе Русия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсенә җиткән. Шундый нәтиҗәләрне РИА новости үткәргән тикшерү күрсәткән.

Аерым алганда, Татарстанда эшсезлек 3,3 процентны тәшкил итә диелә. Республикадан кала Ямал-Ненец, Ханты-Мансый, Петербурда гына күрсәткечләр яхшырак. Эшсезлеккә бәйле иң катлаулы хәлләр Ингушетия (31,6 процент) һәм Чечняда (20,6 процент).

Тикшерүдә әйтелгәнчә, Татарстанда эш эзләү өчен уртача 4,3 ай вакыт таләп ителә. Русиядә ярты ел көтәргә кирәк. Узган ел ахыры белән чагыштырганда, Русия төбәкләрендә эшсезләр саны арткан. Хәзер ул 5,9 процент тәшкил итә.

15 мартта Казан мэриясендә бер ел эчендә эшсезләр саны ике тапкырга кимеде дип белдерделәр.

"Иң күп эшсезләр 2020 елның октябренә туры килде. Ул вакытта барлыгы 32 мең эшсез теркәлгән иде. Хәзер аларны саны кими бара. 2021 елның 1 мартында эшсезлек дәрәҗәсе 2,19 процент. Бүген эшсезләр саны 14 меңнән артып китә", диде мәшгульлек үзәге мөдире Тимур Муллин мэрия киңәшмәсендә.

Бүген Казанда 16 мең буш вакансия бар. Машина йөртүчеләргә, кондуктор, ашханәдә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кытлык диелде.

Былтыр пандемия сәбәпле Татарстанда эшсезләр саны 8 тапкырга артты. 2020 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр эшен югалтучылар 10 меңнән 79 меңгә җитте. Ел башына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 37,9 мең эшсез теркәлгән. Бу пандемиягә кадәр чорга караганда барыбер дүрт тапкырга диярлек күбрәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG